+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2023, 07:35

"Мин әле дә сезнең йөрәкләрдә"

74 яшьлек Алла Пугачева социаль челтәрләрдә русиялеләргә мөрәҗәгать итте.

"Мин әле дә сезнең йөрәкләрдә""Мин әле дә сезнең йөрәкләрдә"
"Мин әле дә сезнең йөрәкләрдә"
"Миңа яла ягучыларны, көнчеләрне күзәтү моңсу уйларга сала. Сез шундый кызык! Сүз уңаеннан, мин нәкъ менә сезне коллар һәм ялчылар дип атадым, халыкның бу очракта моңа бернинди дә катнашы юк, ул - хәзерге хәлнең тоткыны. Мин аларны яратам һәм кызганам, ә сез минем адреска әйткән тупас сүзләрегез, абсурд уйдырмаларыгыз һәм нахак ялганнарыгыз белән мин гомер буе яшәгән һәм җырлаган, үз сәламәтлегемне һәм шәхси тормышымны алар өчен корбан иткән кешеләрне читкә этәрергә тырышасыз», — дип язган Алла Борисовна.

Шулай ук, Примадонна аның исемен пычрату омтылышын өметсез дип саный, чөнки аның җанатарлары аннан беркайчан да йөз чөермәячәк. Җырчы шулай ук аның гонорарын һәм милкен санаучыларга мөрәҗәгать итә, ул барысын да намуслы хезмәт белән эшләп табуын искә төшерә.

"Сез моны телисезме-юкмы, әмма тормыш шуны күрсәтә: мин әле дә сезнең йөрәкләрегездә", - дигән Алла Пугачева.
 
Дөрес әйткәнме?

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас