Бу турыда Алия социаль челтәрдә хәбәр итә. Шунда ук, матур фотоларын да куйган.
«Без сине көтәбез, нәниебез!
Һәр нәрсәнең үз вакыты. Кайбер кешеләр сизгән булып, әллә нәрсәләр язсалар да, мин үз теләгем белән, үз вакытым белән сөйләргә булдым.
Хәзер инде яшерәсе юк», – дип язган ул социаль челтәрдә.
Котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт булсын, тигезлектә карап үстерергә язсын!