Бу хакта "Интертат" язган.
"Без Ринат абый белән ничә еллардан бирле дустанә мөнәсәбәтләрдә. Солянка концертларында бергә катнаша идек. Ул мине – үзе үткәргән, мин аны үзем үткәргән бәйрәмнәргә чакыра идем.
Мондый очракларда кешене хурларга, яманларга ярамый. Без, шәхсән, артыннан сөйләп, үзе янында ялтырап йөри торган кешеләр түгел. «От тюрьмы не зарекайся», – диләрме әле. Бу – безнең барыбыз белән дә булырга мөмкин. Барысы да Ходай Тәгалә кулында. Язмыштан да узып булмый. Шуңа күрә андый кешене сөйләп йөрергә кирәкми. Аңа булышырга, ярдәм итәргә кирәк.
Әле кичә укып утырдым. Элек үзе белән бергә эшләгәннәр дә Ринат абыйны яманлап, сүгеп язып чыкканнар. Ничек инде ул ничә еллар бергә эшләгән кеше турында шулай сөйләргә була? «Без аңа күпме әйттек», – дигәннәр. Әйтәсең инде, без дә әйттек… Алай ярамый…
Без кичә Ринат абый янына барып кайттык, әйберләр алып бардык. Хәле әйбәт, кәефе дә начар түгел. Иҗат кешесе, әлбәттә, хисле була инде ул. Интернетта таралганына эче пошкан инде. «Кеше сөйләр дә онытыр», – дип тынычландырдык. Болай үзе төшенкелеккә бирелми. «Синтезаторны китерттем, яңа җырлар иҗат итәчәкмен. Әле мин ду китереп эшләчәкмен», – диде.
Ринат абыйның үзен яраткан, концертларына йөргән тамашачысы бар, алар аны бервакытта да ташламачак, – дигән Вадим.