Тирә-ягыбызда шундый кешеләр була, аларның буй-сыны, чибәр йөз чалымнарына карыйсың да: “Артист булып туган”, дисең. Динар Тимершәехов турында да нәкъ шулай диләр. Аның буй-сыны – баһадирныкы, йөз чалымнары – килешле булудан тыш, башкаларны үзенә тартып торган ягымлылыгы, итәгатьлелеге, зыялылыгы да бар. Моңа өстәп, Ходай Тәгалә аңа сәләт һәм аны үстерер өчен тырышлык та биргән.
Динар Тимершәехов З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын 2018 елда тәмамлый һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башлый. Ул тиз арада үзен сәләтле, җаваплы, тырыш, эзләнүчән, таләпчән яшь артист буларак таныта. Яшь дисәк тә, Динарның иҗат сандыгында 20гә якын чагу образ бар инде. Театрда соңгы елларда куелган премьераларны гына исәпкә алсак та, ул күп спектакльләрдә төп рольләрдә уйный. Аерым алганда, тамашачы һәм театр белгечләре яратып кабул иткән, күп конкурс-фестивальләрдә җиңү яулаган Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повесте буенча куелган “Фатыйма” спектаклендә – Михман, Александр Островскийның “Соң килгән мәхәббәт”ендә – Николай, Зифа Ка-дыйрованың “Урланган яшьлек” әсәре буенча куелган спектакльдә – Кәрим, Юныс Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?!” комедиясендә – Әхмәт ул.
Динар Ринат улы белән гәзит укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.
– Динар, кешенең язмышына аның туып-үскән җире, табигате, кешеләре йогынты ясамый калмый. Сөйләшүне туган ягыңнан, гаиләңнән башлыйк әле.
– Мин данлыклы һәм бәрәкәтле Илеш җирендә туып-үстем. Ак каеннар белән уратып алынган Ишкар авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә бердәнбер бала мин. Әтием Ринатны тирә-якта оста умартачы буларак белә-ләр. Әнием Динә – хуҗабикә. Тулы гаиләдә һәм картәти белән нәнәй тәрбиясендә үсүем белән үземне бәхетле саныйм. Безнең гаилә әтиемнең әти-әнисе белән 19 ел бер түбә астында тату гомер кичерде.
– Картәни-картәти тәрбиясендә бала йомшак күңелле, иркә булып үсә. Ә син, өстәвенә, гаи-ләдәге бердәнбер бала да. Үзеңне иркә малай дип әйтә аласыңмы?
– Юк, мин иркә малай булып үсмәдем. Һәрвакыт йорт тирәсендә ярдәмләштем. Печән чаба, утын яра, сыер да сава беләм. Картәти аз сүзле кеше булса да, аның белән бергә нәрсә дә булса эшләве рәхәт иде. Ул гармунда да уйный иде. Нәнәем догалар өйрәтте. Әйткәндәй, картәти белән нәнәй яшьли яратышып өйләнешә, 60 ел бергә матур гомер кичерә. Алар бакыйлыкка 20 көн ара белән күчте.
– Иҗади мохиткә тартылу каян килә?
– Бу сорауга җавап әниемә алып бара. Ул Кырмыскалы районының Шәйморат авылы кызы. Мәктәптән соң Уфага укырга керә һәм соңрак эшкә дә урнашып, башкалада кала. Әнием театрларга йөрергә ярата һәм бер генә спектакльне дә калдырмыйча карап бара. Бигрәк тә Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров уйнаган спектакльләргә яратып, кат-кат йөри. Ул миңа да спектакльләрнең эчтәлеген сөйли, өзекләрне яттан белә иде. Театрга карата булган мәхәббәтен, сөюен әнием миңа да күчерде. Әйткәндәй, ул үзе дә балачакта артист булырга хыяллана, тик башка һөнәрне сайлый.
– Ә синең үзең өчен сәхнә – балачак хыялымы?
– Юк. Алай дип әйтмәс идем. Әйе, мәктәптә, клубта узган чараларда катнаштым, актив булдым. Шигырь сөйләү, бию, спектакльләрдә катнашу минем өчен гадәти хәл иде. Беренче тапкыр Кыш бабай булганым да истә, чөнки мин ул вакытта аңа ышанып йөри идем әле. Ялгышмасам, бишенче сыйныфта укый идем, Яңа ел алдыннан үткәрелгән бәйрәмдә Кыш бабай булачагымны әйттеләр. Менә шуннан соң инде ел да Кыш бабай роле миндә булды.
– Шулай да, мәктәптән соң сәнгать институтына юл алгансың?
– Мәктәпне тәмамлагач, сәнгать институтына килдем, тик әдәбияттан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмаганмын икән. Укырга керә алмадым. Нәкъ шул елны язмыш мине легендар актриса, укытучы Суфия Корбангалиева белән очраштырды. Ул миңа күңелемне төшермәскә кушты һәм имтиханнарга әзерләшергә ярдәм итәчәген әйтте. Мин кире туган ягыма кайтып киттем, водитель булырга укыдым, имтиханнарга да әзерләндем. Бер елдан соң сәнгать институтына документларымны тапшырдым. Нәкъ шул елны “Нур” театры өчен төркем җыелды. Моны мин язмышым бүләге итеп кабул иттем.
– Уку ничек бирелде соң?
– Бик теләп, яратып укыдым. Таңчулпан Бабичева, Римма Харисова, Резида Фәхруллина, Гөлнур Усманова һәм башкаларда белем алу үзе бер мәктәп булды. Мин укытучыларымның һәркайсына зур рәхмәтлемен.
– Яшь артистны “Нур” коллективы ничек кабул итте?
– Эшкә килгәч тә, игътибар белән чолгап алындым. Беренче көннән үк сәхнә осталары, танылган артистлар Вилдан Мисбахов, Альберт Шәрәфет-динов белән бер грим бүлмәсендә урын бирделәр. Театрыбызда булдырылган дустанә мохиттә эшләү – үзе бер куаныч булса, “йөзеп” эшләр өчен барлык шартлар, мөмкинлекләр тудырылган булуы – зур бәхет.
– Динар, син инде бихисап образларны гәүдәләндергән артист. Үзеңә кайсы рольләрең якын?
– Бер генә ролемне дә аерып әйтәсем килми, чөнки һәркайсына йөрәк җылысын биреп эшләргә тырышам. Шулай да, лирик рольләр күңелемә ныграк якын.
– Кумирың бармы?
– Кумирым – Фидан Гафаров. Уфага укырга кергәч тә, театрларга еш йөри башладым. Ә инде Башкорт академия драма театры репертуарындагы “Бәхет хакы”на кумирымның уйнаганын күрергә кырык тапкырдан артык бардым.
– Син төрле шигъри проектларда да катнашасың. “Юлдаш” радиосында әдәби укулар рубрикасын да алып барасың.
– Әйе, шигырь укырга да, яттан сөйләргә дә яратам. Иң яраткан шагыйрьләрем Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Валентин Гафт. “Йөрәк сүзе” проектын кызыксынып телевизордан карагач, үзем дә катнашырга булдым. Җиңүче булмасам да, тәҗрибә туплау өчен бик тә көчле, мавыктыргыч мәйдан булды ул. Ә инде “Юлдаш” радиосында “Әдәби укулар” рубрикасында әсәрләр укырга тәкъдим алгач, каршы килмәдем, киресенчә, теләп һәм яратып укыйм.
– Синең өчен сүз көче нәрсә ул?
– Бары тик бер сүз кеше гомеренә тәэсир итә ала. Сүз кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, кояш белән мәхәббәт кебек кирәк. Рәхәт чакта да, михнәт кичергәндә дә сүзгә мохтаҗ без. Сүзләр әле кешеләргә генә түгел, кошларга, җәнлек-хайваннарга, чәчәкләргә дә кирәк, минемчә. Кереш сүзләр булган шикелле, йомгак сүзләр дә була. Тәүге сүзләр булган кебек, соңгы сүзләр дә көтеп тора...
– Иң яраткан шөгылең бармы?
– Әйе, бар. Умартачылык – иң яраткан шөгылем. Җәйге ялымны бары тик туган авылымда үткәрәм. Умарта карарга, печән әзерләргә әти-әнигә ярдәмләшәм.
– Дуслыкка ышанасыңмы?
– Әйе, дуслык бар ул! Студент чагымнан дус булган Айбулат белән бертуганнар кебек аралашабыз. Хезмәттәшләрем Лилия Таҗетдинова һәм Айдар Хөснетдинов белән якын дусларбыз. Коллективыбызда күпләрне үземнең дустым дип әйтә алам.
– “Йолдыз чире”ннән курыкмыйсыңмы?
– Ул турыда уйлаганым да юк! Иң мөһиме – кеше булып калырга кирәк, минемчә.
– Синең өчен бәхет нәрсә ул?
– Минем өчен бәхет – иң кадерле, якын кешеләрем – әти-әнинең исән-имин булулары. Кайтыр урын булу да зур бәхет. Дөньяларыбыз тыныч, һәр кешенең якыннары сәламәт булсын!
– Динар, син яшь, чибәр, талантлы егет. Шуңа күрә, сиңа гашыйк кызлар бирергә тиешле сорауны мин юллыйм. Син өйләнгәнме?
– Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Тормыш юлымда күңелем түрен били алган кызга тап булсам, берсүзсез өйләнәм. Әлегә андыйны очратканым юк.
– Ихлас җавапларың өчен рәхмәт, Динар. Алдагы тормыш юлың киң, ачык, бәхетле булсын!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.