+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2023, 04:20

“Идел” яңа исемнәр ача

Уфа шәһәренең “Башкортстан” дәүләт концертлар залында 13нче тапкыр узган “Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры конкурс-фестиваленең гала-концерты зур бәйрәмгә әверелде.

“Идел” яңа исемнәр ача“Идел” яңа исемнәр ача
“Идел” яңа исемнәр ача
Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгытучы, тормышларын профессиональ җыр сәнгате белән бәйләргә теләүче сәләтле яшьләргә юл ачучы татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы быел унөченче тапкыр оештырылып, яшь башкаручыларга яңа офыклар ачты.

Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган фестивальдә югары һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап кына калмый, яңа баскычка күтәрелә. Төрле елларда бүген инде билгеле артистлар Ришат Төхвәтуллин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Радик Юлъякшин, Зилә Бәхтиева, Айгиз Ханов, Айгөл Әхмәтшина, Рәфис Сирусин һәм башкалар фестивальнең лауреатлары булды.

Ә инде “Башкортстан” дәүләт концертлар залында узган гала-концертта иң-иңнәр чыгыш ясады. Балалар, яшьләр халкыбызның ерак гасырлардан, буыннан-буынга күчеп килгән һәм сакланган, оста җырчыларыбыз тарафыннан чарланган һәм камилләштерелгән халык җырларын, билгеле композиторларыбызның классик әсәрләрен башкардылар.

Хәзер инде тугандаш Башкортстан һәм Татарстан республикаларында гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә танылу алган “Идел” фестивале, ата-бабаларыбыздан калган кыйммәтле мирасны саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшырудан тыш, җыр сәнгатен үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту ягыннан да зур әһәмияткә ия. Моны мәртәбәле кунаклар: Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре буенча комиссия кураторы Сынтимер Баязитов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар да билгеләп узды һәм оештыручысы Лилия Бәдамшинага һәм аның ярдәмчесе Диана Ногмановага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Быел исә “Идел” конкурс-фестивале Татарстан Республикасының коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм күрсәтүче Ресурслар үзәге грантына ия булды. 13нче тапкыр үткәрелгән бәйгедә 100гә якын кеше катнашырга теләк белдергән, шуларның 46сы финалга үткән. Аларны сигез номинация буенча Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре бәһаләде.

Фестивальнең гала-концертын иң яшь башкаручыларны бүләкләүдән башлап җибәрделәр. “Балалар җырлый” номинациясендә 6 яшьтән 15 яшькәчә кадәрге балалар чыгыш ясый, быел анда 18 бала катнашкан.
“Башкорт эстрада җыры” номинациясендә Татарстанның Алабуга шәһәреннән Диана Насыйбуллина I дәрәҗә лауреат исемен алды. Әйткәндәй, татар кызы әлеге бәйгегә Зилә Бәхтиева башкаруындагы “Халкыма” җырын алып килгән иде.

Татар эстрада җырларын башкаручылар арасында шундый ук бүләккә Л. һәм М. Ростроповичлар исемендәге Ырынбур дәүләт сәнгать институтын тәмамлаучы Нуршат Батаршин ия булды.

“Башкорт халык җыры” номинациясендә җиңүче Азамат Гобәйдуллинга бүләкне Флүрә Килдиярова тапшырды. Ә “Татар халык җыры” номинациясендә быел ике генә лауреат: икенче урында - Гөлия Заһретдинова һәм Казаннан Ләйлә Сөләйманова өченче урын белән билгеләнде.

“Академик җырлау” номинациясендә быел катнашучылар аеруча күп булган, шуңа лауреат исемен алучылар да байтак. Әйтергә кирәк, бу номинациядә Кытайдан килгән башкаручылар да бар: былтыр икәү булса, быел анда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Фань Сюесянь Рөстәм Яхинның “Ышанам” җыры белән чыгыш ясады һәм II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә беренче урын Татарстаннан Алина Хөснетдиновага бирелде. Бүләкне аңа, изге теләкләрен җиткереп, Зилә Сөнгатуллина тапшырды.

“Автор-башкаручылар” номинациясендә быел бер генә катнашучы булган. Ләкин Алмаз Галимовның “Син татар, мин дә татар!” дигән җыры жюри әгъзларына гына түгел, барлык катнашучыларның да күңеленә хуш килде.
Быелгы конкурсның лауреатларын билгеләгәннән соң, чараның тагын да кызыклырак өлеше башланды: “Идел” фестиваленең гала-концертын элекке еллардагы лауреатлар дәвам итте.

“Идел” бәйгесенең елдан-ел популярлаша баруы анда катнашучылар саны белән генә түгел, географиясенең киңәюеннән дә күрергә-аңларга мөмкин. 2011 елда башлангыч алган бу җыр-моң фестивалендә хәзер Башкортстан һәм Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит ил башкаручылары да катнаша.

Һөнәри һәм вокал сәнгатен үстерү, яшь талантларны ачыклау, Татарстанның һәм Башкортстанның мәдәни хезмәттәшлеген киңәйтү кебек изге максатлар белән уздырылган “Идел” татар һәм башкорт җыры фестивале ике арадагы дуслыкны ныгытып, анда катнашучыларның иң осталарын ачыклап, лауреатларын билгеләп, артта калды. Ә анда катнашкан яшь башкаручыларның исемнәрен әле тагын бик күп тапкырлар иштербез, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас