+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 ноябрь 2023, 05:55

Тушкыр – талантлар төбәге!

“Җиңү салюты” район фестиваленә биредә бай программа әзерләгәннәр.Илебез халкы 2025 елда зурлап билгеләячәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү салюты” халык иҗаты район фестивале эстафетасын Балтач районының Тушкыр авыл биләмәсе үзеш­чәннәре Көндәшле авыл биләмәсе вәкилләренә тапшырды.Тушкыр авыл биләмәсе үзеш­чәннәре фестиваль чикләрендә халыкны бай эчтәлекле зур тамашага җыйды. Бу программада алар күптөрле жанр өстендә эшләгән, эзләнгән, уңышлы номерлар әзерләгән. Авыл билә-мәсенә караган Тушкыр, Асавка, Яңа Балтач, Мишәр авылларыннан ялгыз башкаручылар гына түгел, иҗади коллективлар да кушылган. Тагын бер үзенчәлек — программаның нәфис сүз осталары чыгышына бай булуы. Һәм бу аңлашыла да. Сценарийны төзүче һәм сәхнәгә куючы — һә-вәс­кәр шагыйрә, китаплар авторы Гөлшат Ихсанова.

Тушкыр – талантлар төбәге!Тушкыр – талантлар төбәге!
Тушкыр – талантлар төбәге!

Зәйнәп Гафарова Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакленнән Ана монологын укыганда залдагылар күз яшьләренә ирек куйды. Бөек Ватан сугышына Тушкыр авыл биләмәсеннән 828 кеше алынган, шуларның нибары 383е генә туган якларына әйләнеп кайткан. Ветераннарның фотосурәтләреннән булдырылган “Үлемсез полк”, Асавка авылыннан Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның сугышчан бүләкләре дәһшәтле еллар турында искәртә. Шушы ветераннарның оныклары, туруннары бүген көнбатышта баш калкыткан фашист калдыкларына каршы көрәшә. Биләмә авылларыннан 12 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның ата-аналары залда урын алган иде. Ике ир-егет күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, үрнәкле хезмәт өчен барысының да гаиләләренә Рәхмәт хатлары килеп тора. Гөлшат Ихсанованың “Нык булыгыз, балалар” дигән шигыре автор укуында Ватанны саклаучы ир-егетләргә, килер буыннарга васыять, ил сагына баскан улларның исәнлегенә дога булып иреште. Асавка авылыннан Данил Әскаровның шигырендә гөнаһсыз кешеләрнең гомерен өзгән фашистларга ләгънәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдә ветераннар белән беррәттән үсеп килүче буын вәкилләренең чыгыш ясавы авылларда тормыш дәвам итү билгесе буларак кабул ителде.

Программаны Тушкыр авылында туып-үскән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рифкатъ Габделҗановның җыры тулыландырды.
Инсаф Муллануров, Алсу һәм Айгөл Сафиналар, Рәмилә Нурисламова, Фәнилә Вәлиәхмә-това, Дарья Шаисламова, Лидия Пукрокова, Венария Халитова, Ирина Әгъләмова, Гөлшат Ихсанова, Фларит Фаткриев, Дилә Хәсәнова вокал буенча осталыгын күрсәттеләр.

Тушкыр авылы үзешчәннәренең “Сугыш чоры хатын-кызлары” сәхнә күренеше Бөек Ватан сугышы елларында тылда Җиңү хакына бил бөккән гүзәл затларның каһарманлыгын тулысынча ачып бирде. Сәхнәләштерелгән күренешне Фәния Шакирова шигырь юллары белән озата барды (авторы Гөлшат Ихсанова), “Картаймас” ансамбле хатын-кызлары тормыш арбасына җигелгән хатын-кызларның физик һәм рухи ныклыгын күрсәтте.

Биюләр белән программаны Мишәр авылы кызлары, Асавка авылының удмурт, Тушкыр авы-лының “Картаймас” ансамбле баетты.

Музыкаль яктан Наил Мөхәммәтҗанов бизәгән, Венера Галиәхмәтова алып барган чарадагы һәр чыгышны халык алкышлап кабул итте. Бу зур чараны әзерләүгә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл хакимияте белгечләре, Асавка авылы мәктәбе коллективы зур җаваплылык белән караган. Эстафетаны Көндәшле авыл биләмәсе вәкилләренә тапшыру тантанасында Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Әгъләмов программа белән башка авылларга да барачаклары турында әйтте.

— Мондый чаралар киләчәктә тыныч шартларда гына үтсен! — дигән теләк белән авылның ветераннар оешмасы рәисе Зикаф Гайнаншин факелны Көндәшле авыл биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Фәйзелгаян Нәртдиновка тапшырды.

Чарада ветераннарның район советы рәисе Рифат Сафин катнашты һәм төрле буын кешеләрен бергә туплаган тушкырлылар чыгышларын югары бәһалап, ветераннарга, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтеп яшәргә, алар турында даими хәстәрлек күрергә өндәде.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

Нык булыгыз,
балалар!
Һәр ананың йөрәгендә —
Изге теләк, догалар.
Ут эченә юлландылар
Безнең газиз балалар.
Каннар саркып, кузгалалар
Янә иске яралар,
Яндырган авыл-калалар
Кыйратылган дөньялар.
Сынауларда сынмасын, дип,
Үстерәбез уланнар.
Сез бит безне, җиребезне
Саклар өчен туганнар.
Бу сынаулар йөрәкләргә
Әрнү-сагыш салалар.
Җиңеп кайтыгыз дошманны,
Нык булыгыз, балалар!
Аналарга сез — сабыйлар,
Илгә — ир-узаманнар.
Туган җирдә сезне көтә
Нәниләр, сөйгән ярлар,
Нык булыгыз, балалар!
Ышанабыз, уланнар,
Исән-сау җиңеп кайтырсыз,
Сез бит – ир-узаманнар!
Исән-сау, жиңеп кайтыгыз,
Без көтәбез, балалар.
Без көтәбез, балалар!
Кабул булсын догалар.

Гөлшат Галина-Ихсанова.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас