

Премьера тетрәндерде дә, уйландырды да.
Тамашачы хөкеменә Данил Салиховның “Узып барышлый” драмасы буенча куелган спектакль тәкъдим ителде. Залдагылар ике сәгатькә якын сәхнәдән күзләрен алалмыйча, бик күңелсез хәлгә тарыган төп герой – Шәйхулла Фәхрисламов язмышын күзәттеләр.
Вакыйга Русия вокзалларының берсендә бара. Бөек Ватан сугышы ветераны, сиксән яшен узган авыл карты Шәйхулла Фәхрисламов (Гыйлемхан Гәрәев), үзенең фронтташ иптәше Василий янына юл тота һәм Смоленскига бару өчен поезд көтеп утыра.
Бәхетсезлеккә, юлында “Фред” кушаматлы Флорид (Ринат Каюмов) һәм “Фена” кушаматлы Фәния (Раушания Фәрхетдинова) исемле кеше талаучыларга очрый. Кеше алдап күнеккән бу икәү ветеран картның сәяхәткә акча белән чыгуын шунда ук чамалап алалар. Тәҗрибәле мошенниклар төп геройны сөйләндереп, тиешле мәгълүматны беләләр. Аннары алдалап, бабайны үзләренең йортына кунакка чакыралар. Йокы даруы эчереп, бабайның документларын һәм акчасын урлап качалар.
Ә чынлыкта исә, Фред белән Фена төп геройны кеше йортына алып килә. Моның турында карт фатирның чын хуҗасы Мария Павловна (Ирина Мортазина) һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре – полиция капитаны Гарәпшин (Рәфис Сәетов) һәм полиция сержанты Фроловтан (Александр Десяткин) белә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхулла Фәхрисламов чит-ят шәһәрдә үз проблемалары белән ялгызы кала. Орден-медальләрен сатып карау да нәтиҗә бирми. Әйләнә-тирәдә — битараф кешеләр генә. Ветеранның ни сәбәпле үзенең кан коеп алган бүләкләрен сатарга тырышуы беркемне дә кызыксындырмый.
Әмма битарафлар арасында да игътибарлы затка юлыгырга мөмкин икән. Кечкенә Василий (Елисей Десяткин) кайгыга төшкән бабайга ярдәм кулы суза. Режиссер Энҗе Гыймалетдинова уйлавынча, шул рәвешле тамашачы әйләнә-тирәдәгеләрнең төп геройга карата мөнә-сәбәте үзгәрүен күрергә тиеш.
“Мизгелләр” театры артистларының барысы да кабатланмас рольләр тудырды һәм профессионаллар дәрәҗәсендә уйнады. Спектакль тәмамлангач, алар иң җылы рәхмәт һәм соклану сүзләренә лаек булды, чәчәкләргә күмелде.
Премьера тулы зал җыйды, моның өчен артистларга, режиссерга һәм спектакльнең сәхнәгә чыгуына катнашы булган һәркемгә рәхмәт. Музыкаль яктан бизәүче Фидус Сафин, тавыш операторы Гөлназ Жердяева, бизәүче рәссам Ирина Шәрипова, сәхнәне яктыртучы Илшат Арсланов, декорацияләр ясаучы Дамир Харисов һәм сәхнә эшчесе Руслан Гаязетдиновка аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Аларның эше дә бик мөһим. Чөнки, артистларның уйнавыннан тыш, сәхнәдәге тамашаның җәлеп итүчәнлеге аларның хезмәтенә дә турыдан-туры бәйле.
Тамашачы фикерләре буенча һәм алкышларга караганда, спектакль барысына да ошады. Үзешчәннәрнең оста уйнавы чираттагы тапкыр тамашачы сөюен яулады. Башкача булуы мөмкин дә түгел! Алар шундый илһамланып уйнады, образларны тулысынча чагылдыра алды.
Без, тамашачылар, яңадан-яңа премьералар көтеп калабыз.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Илир Муллагулов фотосы.