+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 Ноября 2023, 03:30

Вилдан киңәш сорый

Гөлназ Асаеваның ире җитди мәсьәлә күтәргән.

Вилдан киңәш сорыйВилдан киңәш сорый
Вилдан киңәш сорый
Вилли псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы Вильдан Шәмсетдинов СВО өчен УАЗ сатып алу өчен акча җыю турында игълан итте.
 
Бу турыда ул шәхси блогында белдерә. Аның сүзләренчә, микроавтобус 1,3 миллион сумга якын тора. Машина сугыш зонасында булган иптәше өчен кирәк. Музыкант аңлатуынча, якын хәрби дусты белән аралашканнан соң анда ярдәм итү теләге туа, чөнки бу, чыннан да, мөһим.

Бу темага постларны Вилли берничә көн дәвамында бастырган.
 
Ул шулай ук язылучылардан транспорт чарасын СВО зонасына ничек җибәрергә кирәклеге турында киңәшләр сорый.
 
Әфарин,Вилдан! Бу гамәлең мактауга лаек!
 
Фото: социаль челтәрләрдән
 
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас