+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 ноябрь 2023, 04:33

Илнат Фәхруллинга ял кирәк...

Сәламәтлеге, Башкортстанда булачак концертлары турында җырчы ни сөйли?

Илнат кайчандыр үзенең сәхнәдән китүе, гаиләсе таркалуы, бик зур көч салып, тормышын кабат җайга салуын сөйләгән иде. Бу чорда аның яшәр урыны бумаганы, көне-төне студиядә җырлар яздыруы, автобуска акчасы булмаган чакларда җәяү йөрүе, бу чорда дусларының ярдәм итәргә атлыгып тормавын да яшермәде ул. Әле дә аларга үпкәсе калганмы әллә? Бу хакта ул социаль челтәрдә болай сөйләде:

– Кәеф юк... Без бүген Балтачта. 1 көнгә Татарстанга кайттык. Иртәгә Уфага китәбез. Ай ярым гастрольләрдә йөреп, баш эшләми башлады, арытты бераз... Берничә концерт калды тагын. Шуннан соң әзрәк миңа дәваланып алырга кирәк була, Аллаһ боерса.

Шунда ул кулына өчпочмаклар ала.

– Ирек Фатыйхов алып килде. Тулай торакта яшәгәндә, без студент вакытта, ике ел буе үрдәк ашаттым шуңа. Ирек - 1нче, мин 3нче курста идек. Табын да җыештыра белми иде (көлә). Хәзер шул ике ел буе үрдәк ашаткан өчен бүген бу миңа каз итеннән өч өчпочмак алып килгән. 4не тыкса да була иде бит инде, име?! «Әнидә мин, өчпочмак ашап утырам», – ди миңа, шалтыраткач. Мин әйтәм, тык бер 3 өчпочмак. Миңа шулай әйтсәләр, мин бер 4 өчпочмак тыгар идем инде. Ай Фатыйхов, белмим, белмим, – ди Илнат һәм Туймазы, Октябрьский шәһәрләрендә булачак концертлары турында искә төшерә.

Җырчының иҗатын яратучылар аңа сәламәтлек тели һәм Башкортстанда көтеп кала.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас