+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 ноябрь 2023, 07:15

“Моңлы гармун егет кулларында”

Илеш районы үзәк китапханәсендә Фирдус Шәрәфуллинның юбилей кичәсе узды.

“Моңлы гармун егет кулларында”“Моңлы гармун егет кулларында”
“Моңлы гармун егет кулларында”



Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры, бик күп Халыкара конкурслар лауреаты, виртуоз баянчы, композитор Фирдус Шәрәфуллинга 55 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә илебездә игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы" кысаларында узды. Чарага Фирдус Хәнәфи улының якташлары, авылдашлары, әнисе, туганнары, якыннары, дуслары җыелган иде.

Юбилярны туган ягында тәбрикләр өчен Уфадан да мәртәбәле кунаклар кайтты. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделмәнов, Башкортстанның атказанган артисты Гөлнара Миңнегулова, Мәгафүр Хисмәтуллин исемендәге “Башкорт сандугачы” республика башкорт жырларын башкаручылар конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Зилә Мусина да бар иде.

Гармунчы булганда моң туктап тормагандай, бай эчтәлекле кичә дә җыр-моңга үрелеп барды. Сәхнә түренә бер-бер артлы җырчылар чыгып кына торды. Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның атказанган артисты Гөлнара Миңнегулова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсилә Басыйрова һәм Илшат Сибәгатуллин, Зилә Мусина, Илгиз Әхмәтшин, Вилнур Хәсәнов белән Илназ Мөсәләмов (ул да Ф. Шәрәфуллинның укучысы), Дамир Баһманов үзләренең ихлас котлауларын матур җырларга һәм гармун моңына кушып бирде. “Илһам” әдәби-музыкаль клубы әъгзалары Рәлиф Шәгалиев, Эльмира Насретдинова үзләренең тәбрикләү сүзләрен шигырь юллары һәм җырлары белән җиткерде.

Ә инде кичә азагында юбиляр чараны зур дәрәҗәдә оештырган Илеш районы үзәк китапханәсе директоры Айгөл Казыйхановага, кичәне әзерләп алып баручы, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллинага, аның иҗатын яратып, хөрмәт итеп килгән тамашачыларның һәркайсына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фирдус Хәнәфи улы үзе дә буш кул белән кайтмаган иде: ул үзенең китапларын үзәк китапханәгә һәм балалар сәнгать мәктәбенә бүләк итте. Әлеге чара хакында тулырак "Кызыл таң" гәзитендә укырга мөмкин булачак.

Фото: Айгөл Казыйханова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас