

Республиканың атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) август азагында Санкт-Петербургтагы Башкортстан көннәрендә илнең мәдәни башкаласының төп мәйданда 1,5 сәгать чыгыш ясаган.
Ну кыздырган да инде мәйданны! Аннан соң сәхнәгә Русиянең атказанган артисты Николай Басков чыгарга тиеш булган.
"Русиянең алтын тавышы" аны сәхнә артында каршы алган. «Шартлаттың! Синнән соң ничек сәхнәгә чыгарга инде? Мәйданны җанландырдың. Текә! Искиткеч чыгыш! Мин шаккаттым! Шул темпта дәвам ит! Уңышлар сиңа!» – дигән ул, Зәйнетдинның кулын кысып.
"Шарманка" заманы узып барамы әллә, Николай?!
Фото: җырчының шәхси архивыннан.