Шул ук вакытта Уфа "Нур" театры коллективының бер өлеше Мәскәүгә гастрольгә китте.
Тинчуринлылар Башкортстан башкаласына үзләренең иң үтемле спектакльләрен алып килгән: Л. Әминованың “Яратам! Бетте-китте!”, С. Әбүзәровның “Хыялый”, С. Юзеевның “Кияү урлау” комедияләре һәм Р. Зәйдулланың “Ашина” мистик драмасы.
Гастрольләрнең ачылу тантанасында кунакларга сәламләү сүзе белән “Нур” театрының директор урынбасары Морат Муллагазиев чыгыш ясады. Ул Тинчурин театрының килүенең һәрвакыт мөһим һәм күптән көтелгән вакыйга булуын билгеләп үтте һәм кунакларга уңышлы чыгышлар теләде.
К. Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов тамашачыларны сәламләде һәм кунакчыл кабул итүләре өчен хуҗаларга рәхмәт белдерде, коллективка театр исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Ул гастрольләр театрның 90 еллыгына багышланганлыгын билгеләп үтте. “Безнең спектакльләр комедия булса да, аларга тирән мәгънә салынган, гомумкешелек кыйммәтләре мәсьәләләре күтәрелә”, - диде гастроль өчен сайланган спектакльләр турында директор.
Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты һәм “Яратам! Бетте-китте!” спектакле режиссеры Зөфәр Харисов тамашачыларны җыр белән сәламләде һәм иҗади хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Гастрольләр ачылуның рәсми өлешен Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәитова алып барды.
Спектакль тулы аншлаг белән узды, Уфа тамашачыларына Тинчурин театры иҗаты белән танышырга, артистларга тәҗрибә һәм иҗади идеяләр белән алмашырга мөмкинлек бирде. Антракт вакытында Тинчурин исемендәге театр артистлары: Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм Салават Хәбибуллин катнашлыгында очрашу оештырылды.
Бүген башкорт драматургы Салават Әбүзәровның “Хыялый” спектаклен карарга мөмкин булачак.
Бу хакта "Нур" театры хезмәткәрләре хәбәр итә.
Фото: Эдуард Зарипов.