+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 декабрь 2023, 04:30

Саф күңелдә туган җырларның урыны була йөрәк түрендә

Танылган композитор, җырчы, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе Наил Шәймәрдановка – 65 яшь.

Саф күңелдә туган җырларның урыны була йөрәк түрендәСаф күңелдә туган җырларның урыны була йөрәк түрендә
Саф күңелдә туган җырларның урыны була йөрәк түрендә


Якты дөньяга килгәндә Ходай кеше күңеленә сәләт орлыгы сала. Аны бары тик ача, күрә белергә генә кирәк, диләр. Талантлы­лар-ның да төрлесе була. Бөек, мәш-һүр талант иясе, чагу, якты талант, дибез. Менә шушылар арасында иң-иң дәрәҗәлесе – ул халык мәхәббәтен яулап, аның тарафыннан танылу алу. Бүген сүзебез моң иясе, үзенең җырлары белән меңәрләгән йөрәк түрен – халык сөюен яулаган Наил Шәймәр­да-нов хакында.

– Хәлләрегез ничек, Наил Әхмәтович? Юбилеегыз алдыннан вакытка сыешып буламы?
– Хәлләр – Аллаһка шөкер. Иҗади казанда кайныйм. “Хыял” үрнәкле балалар вокаль коллективы, юбилей концертларына да әзерлек мәшәкатьләре белән йөрим. Вакытка сыешырга тырышам.
“Дан сиңа, Башкортстан” дип аталган тамашага әлеге коллективта шөгыльләнгән балалар һәм махсус кунаклар – “Хыял”да канат ныгытканнар катнаша. Концерт минем җырлардан төзелгән. Анда башкорт, татар, урыс телләрендә җырлар яңгыраячак. Әйтергә кирәк, “Дан сиңа, Башкортстан” концертында ватанпәрвәрлек темасына җырлар күбрәк булачак. Мин аны үзем алып барам, шулай ук җырлыйм да. Былтыр да шушындый дүрт концерт куйдык. Максатым – сәләтле балаларны сәхнәгә чыгарып, тамашачыга күрсәтү һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Аллаһка шөкер, миндә шөгыльләнеп, беренче адымнарын “Хыял”да ясаганнар арасында “халык артисты” исемен яулаганнар да бар инде.
– Сезнең юбилей концертларында татар-башкорт эстрадасының иң-иң танылган, легендар җырчылары катнаша. Бу юлы кемнәр булачак? Сер булмаса, әйтегез әле.
– “Рәхмәт сиңа, тамашачым” юбилей концертымда иҗатташ дусларым – Русиянең атказанган, Башкортстан-ның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм башка бик күпләр катнаша. Концертыма килгән һәркем үз зәвыгына туры килгән, үзе яраткан җырчыны тыңлый алачак.
– Сезнең җырларның күбесендә ватанпәрвәрлек темасы ярылып ята. Бу кайдан килә?
– Мин Әлшәй районының Шафран авылында дөньяга килгәнмен. Белүегезчә, Шафранда бөтен дөньяга билгеле ял йорты эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында ул госпиталь була – Шафран госпиталенә яралы һәм чирле сугышчылар китерелә. Ә инде савыкмыйча үлгән 352 совет солдаты һәм офицеры авылдан ерак булмаган туганнар зиратында җирләнгән. Безнең авылга ел саен Җиңү бәйрәмендә бөтен Советлар Союзыннан Башкортстан җирендә башын салганнарның туганнары, якыннары, дуслары килә иде. Аларның күбесенең милли киемнәрдә килгәнлеге дә хәтердә. 9 Майда авыл өстендә җыр-моң яңгырый, шатлыклы да, кайгылы да күз яшьләре агыла иде. Әтием дә Бөек Ватан сугышы ветераны. Без бу бәйрәмгә гаиләбез белән бара идек һәм ул безнең өчен иң зур һәм кадерле бәйрәмнәрнең берсе булды. Кечкенә чагымнан халыкларның үзара дуслыгын, татулыгын, Ватанны ничек яратуларын күреп үсүемнән ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнгәндер.
– Сәнгать юлына аяк басучылар, гадәттә, бу хакта балачактан хыяллана, чөнки моңа гаиләдәге мохит булышлык итә. Ә Сез нинди мохиттә үстегез?
– Әтием Әхмәт Басыйп улы тальян гармунында оста уйнаса, әнием Нәкыя Гарифулла кызы бик матур җырлый иде. Гаиләдә алты малай һәм бер кыз үстек. Безнең чор балаларына хас йорттагы бер генә эштән дә читтә калмадык – хезмәт тәрбиясендә үстек. Шулай булуга карамастан, рәхәтләнеп уйнарга да өлгерә идек. Бигрәк тә футбол, волейбол, хоккей уеннарын яраттым. Балачак хыялым – Олимпия чемпионы, яки танылган композитор булу иде. Сәнгать яисә спортны сайлау вакыты җиткәч, мин сәнгать юлын сайладым.
– Балачакта әтигә яисә әнигә охшарга тырышып, аларның гамәлләрен кабатлап карау була. Әтиегезнең гармунында уйнап караганыгыз булдымы соң?
– Әтием бәйрәмнәргә мине дә ияртеп алып бара иде. Өйгә кайтканда аның гармунын күтәреп кайту минем өчен зур бәхет була иде. Ихатага кергәч тә турыга мунчага йөгерә идем. Аулакта гармунны тарткалый-тарткалый көй чыгарырга тырыша торгач, уйнарга өйрәндем. Ә инде дүртенче сыйныфта укыган чагымда миңа аккордеон сатып алдылар һәм мин аңарда да уйнарга өйрәндем.
– Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыгыз хәтердәме?
– Алда әйтүемчә, мин спорт белән шөгыльләнә идем, һәм ул минем өчен беренче урында булды. Җиденче сыйныфта укыганда мәктәптә ниндидер фестиваль үтте. Абыем аша сөйләшүләр алып барып, мине шунда катнашырга үгетләделәр. Ул тәүге чыгышым әле дә күз алдымда. Шыгрым тулы зал каршына чыгып, аккордеонда уйнап җырладым. Җырлап туктагач, кул чабып, яңадан җырлаттылар. Шулай өч тапкыр җырладым. Менә шуннан соң мәдәният йортына ансамбльдә уйнарга чакырып алдылар, гитарада да уйнарга өйрәндем.
– Наил Әхәтович, Сез – бик күп популяр җырлар авторы. Композитор буларак, җырларыгызны исәпләгәнегез бармы? Беренче язган көегезне хәтерлисезме?
– Җырларны сан өчен түгел, сыйфат өчен язарга кирәк, минемчә. Һәр язган җырың халык күңеленә үтеп кереп, хитка әйләнсә, ул инде башкача кабул ителә. Махсус санамасам да, 400гә якын җырым бар. Икенче сорауга килгәндә, беренче җырымны мәктәптә укыган чакта урысча текстка язган идем. Җиңү бәйрәмендә чыгыш ясар өчен “Фотография” дигән шигырьгә көй язып, үзем башкардым. Ә инде мине композитор буларак таныткан җырым – Кәүсәрия Шәфыйкова сүзләренә иҗат ителгән “Кайталар кыр казлары”. Тамашачылар аны беренче тапкыр ИлСаф башкаруында ишетте һәм ул бик кыска вакыт эчендә популяр булып китте. Хәзер инде бу җыр бик күпләрнең репертуарын баета.
– Сез бик күп шагыйрьләр белән автордаш. Кемнәрнең иҗаты аеруча якын?
– Әлбәттә, иң беренче чиратта, Кәүсәрия апа Шәфыйкованы атыйсым килә. Без аның белән 80гә якын җыр иҗат иттек. Дилә Булгакова, Халисә Мөдәрисова, Радик Хәкимҗан, Нурлан Ганиев, Нәфкыя Сафина, Фәнис Рәхмәтуллин, Гөлгенә Кәримова, Ринат Мөслимов, Нәзирә Яппарова, Хәйдәр Әхмәтшин, Виниса Фәттахова һәм башка бик күпләр белән уртак иҗат җимешләребез бар.
– Сезгә, мөгаен, бик күпләр үзләренең шигырьләрен тәкъдим итәдер. Аларны ничек сайлап аласыз?
– Дөрес әйтәсез: урамда, концертларда, сабантуйларда бик күпләр шигырьләрен бирә. Мин шигырь сүзләренә бик четерекле карыйм. Укый башлагач та аның җыр булырлыкмы-юкмы икәнлеген чамалап була. Әйтергә кирәк, шагыйрь һәм шагыйрәләр күп, тик аларның һәркайсы җыр текстын яза алмый. Мин шигырь язучыларга зур рәхмәтлемен, чөнки сүз булмаса, җыр да тумас иде.
– Һәр язылган җыр халык арасында популяр булып китә алмый. Ә Сезнеке, минемчә, киресенчә – һәр язган җырыгыз хитка әйләнә. Моның серен әйтә аласызмы?
– Һәр җыр үз язмышы белән туа. Һәр җырның үз энергетикасы була. Сүзләрнең мәгънәсенә дөрес һәм туры китереп көй язылса, аны җырчы аңлап, тоеп башкарса – менә шул вакытта ул тамашачы күңеленә тиз ята, исендә кала һәм тиз тарала да. Җыр – ул энергия. Әгәр дә, алда әйткәнемчә, сүз, көй, башкаручының энергиясе бергә туплана алса, ул очып китә. Әгәр дә инде алар бер-берсенә туры килмәсә, җыр очып китә алмый...
– Үзегезнең фикер буенча, иң популяр җырыгыз кайсысы?
– Алар бик күп. Шулай да Кәүсәрия апа Шәфыйкова сүзләренә иҗат ителгән “Башкортстан – гөлебез” җырын минем визит карточкасы дип кабул итәләр. Аннан соң Нәзирә Яппарова сүзләренә язылган “Бәхеттә, шатлыкта” җыры хакында бик озак сөйләргә була. Мәсәлән, аны сабантуйларда бик яратып башкаралар. Шундый очраклар да булды: бер сәхнәдә бу җырны 3-4 кеше башкарды, аннан соң инде мин, автор буларак, оригинал вариантын чыгып җырладым. “Бәхеттә, шатлыкта”ны Африка иле вәкилләренең дә җырлаган варианты төшерелгән видеоязманы караганым булды. Бу җырны Советлар Союзы һәм Үзбәкстанда киң танылу алган “Ялла” төркеме дә башкара. Бу ике җыр да егерме елдан артык сәхнә түреннән төшми.
– Авторлык хокукларын бозып, рөхсәт алмыйча җырлаучыларга карашыгыз нинди?
– Бу – бик четерекле сорау. Безнең илдә авторлык хокукларын саклау буенча әле эшләргә дә эшләргә кирәк.
– Бер интервьюда Сез “мин – туры, принципиаль кеше” дисез. Холкыгызның бу ягы тормышта ярдәм итәме, әллә киресенчәме?
– Мин – йолдызнамә буенча Укчы. Алар туры сүзле, принципиаль, ялагайланырга яратмый. Минем дә холкым нәкъ шундый һәм бу ягым, күбрәк, иҗатыма кагыла. Мин – һәр язган җырымның рәссамы, алар – минем балаларым. Әгәр дә җырны башкарганда бер генә нотасы яисә аккорды дөрес булмаса, үзгәртелсә – канәгать түгелмен, чөнки мин ярымфабрикат тәкъдим итмим.
– Иҗат чишмәсенең чыганагы була, диләр. Сез иҗат итәр өчен көч каян аласыз?
– Ходай ярдәме белән мин эшемне яратып, рәхәт итеп эшлим. Туган ягым Әлшәйдә искиткеч бай һәм матур табигать, саф һава, урман-кырлардан, таулардан хасыйл булган җир көче монда туганнарга тәэсир итми калмый. Менә шуңа күрә дә нәкъ безнең төбәктән бик күп талантлы һәм танылган җырчылар, композиторлар, шагыйрь-шагыйрәләр чыккан да инде.
Яңавыл җиренә дә рәхмәтлемен, чөнки ул минем хатынымның туган ягы һәм без анда гаиләбез белән озак еллар матур итеп яшәп, иҗат иттек.
Иҗат көчен, әлбәттә, гаиләмнән дә алам. Тормыш иптәшем Фәнзәлия, улларым, киленнәрем һәм оныкларым илһам канатларын ныгыта, дәрт өсти, көч бирә.
– Бүгенге эстрада турында ни әйтер идегез?
– Бүгенге эстрадада яшьләргә бик авырга төшә. Зур сәхнәгә чыгу акча мәсьәләсенә барып төртелә. Бер җырны тамашачыга тәкъдим итәр өчен генә дә ким дигәндә 100 мең сум кирәк.
– Наил абый, Сезнең буй-сыныгыз, йөз-кыяфәтегезгә карап, бер дә 65 яшь биреп булмый. Моның сере нидә?
– Бу дөньяда саф күңел белән яшәргә тырышырга кирәк. Күңелең саф булса, бу тышкы кыяфәттә дә чагыла, минемчә. Икенчедән, тормыш юлымда спорттан аерылмадым.
– Җылы әңгәмә, ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт! Алдагы тормыш һәм иҗат юлыгыз да чишмә суыдай саф, мул булсын!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас