+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2023, 15:05

"Оятымны кая куярга белмәдем..."

Данир Сабировның яшьтән туйлар үткәреп йөрүен беләбез. Күптән түгел ул бер кызыклы хәлне искә алган.

"Оятымны кая куярга белмәдем..."
"Оятымны кая куярга белмәдем..."
"Гомерлеккә күңелдә калган Казанский бер кызык вакыйга. Берәүләр миңа чыкты: "Из рук в руки» гәҗитендә номерыгызны таптык, безгә тамада кирәк", - дип шалтырата урыслашкан татар хатыны. Бер кафеда күрештек. Яшьләрнең әнисе (хәтерләмим кемнеке икәнен) бик саран торгашка булып чыкты. Ул вакытта болай да өч тиенгә йөргән бәя хакын төшертте. Мин ризалаштым һәм татар туе булгач, пар казлар кирәклеген аңлаттым. Болар ник кирәк соң, казсыз гына булмый что ли диләр, мин булмый, это часть шоу дигән булдым.

Туй көне җитте, казларны чыгарырга кирәк, килдем шушы кодагый янына һәм казларны сорыйм. Бу миңа: "Молодой человек, гуси дорого для нас, мы оформили и приготовили как вы сказали двух курочек», - димәсенме.

Болар барысын да мин әйткәнчә эшләгән, тик каз урынына - ике тавык.

Әле теге тавыкны каздан аера алмаган Казанский кодагый: «Каз дип әйт аны, кем белсен», - ди.

Нәтиҗәдә, ул тавыкларны: "Борынгы татар йоласы, милли туйларның матур күренеше - ул пар мәхәббәт кошлары", - дип чыгардым да, бүлеп тә тормадым, оятымны кая куярга микән, дип урын да таба алмадым. Шундый үзенчәлекле шоу булды",  - дип язган Данир.
 
Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: