+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2023, 15:20

Ришатның концертлары нигә кыскарган?

Һәм аны бүген нәрсә илһамландыра? 

Ришатның концертлары нигә кыскарган?Ришатның концертлары нигә кыскарган?
Ришатның концертлары нигә кыскарган?
Бу хакта ул блогер Равил Закировка сөйләгән.
 
Ришат Төхвәтуллин концертлар сезонын ни өчен кыскартуы турында сөйләгән.

Җырчы элеккеге сезонда 140 концерт куйган булса, хәзерге сезонда шуның яртысын гына куячак.

«Быел бәбәй көтәбез. Шуның аркасында да өйдә буласым килә. Аннары вакыт та җитми. Күбрәк гаиләгә, иҗатка вакыт бирәсем килә. Мин күптән бер интервьюда «өйләнгәнче, гаилә корганчы, рәхәтләнеп гастрольләрдә йөрим, аннары концертларны киметәчәкмен», дип әйткән идем. Әкренләп шуңа таба бара», – дип, планнары белән уртаклаша җырчы. Бу хакта "Интертат" язган.

«Сине гаилә тормышы «кысмаячакмы»? Син тәгаен әйтәсеңме шулай булмавы турында?» – дип тә сорый блогер.

«Юк, гаилә мине илһамландыра гына», – дип җавап бирә җырчы.

фото:социаль челтәрләрдән

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullinga-140-koncertynyn-yartysyn-gyna-kuyarga-tury-kilacak-5862758

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас