+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 декабрь 2023, 12:00

Курчак театрында өч премьера көтелә

Бәйрәм көннәрендә Республика шәһәрләрендә һәм авылларында меңләгән мәдәни вакыйгалар узачак, дип белдерде мәдәният министры.  

Курчак театрында өч премьера көтеләКурчак театрында өч премьера көтелә
Курчак театрында өч премьера көтелә

Уфада яңартылган Башкорт дәүләт курчак театрында өч яңа ел премьерасы планлаштырылган.
Билгеле булуынча, курчак театры реконструкциясе Уфаның 450 еллыгына багышланган.
- 23 декабрьдә яңартылган курчак театры ачылуы балалар һәм ата-аналар өчен бүләк булачак. Гаилә белән карау өчен өч Яңа ел премьерасы планлаштырылган, - дип хәбәр итте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Узган ел театр 3 мең бала өчен 22 Яңа ел тамашасы күрсәтте, ә быел инде ике яңа залда 12 мең кешене колачлаган 57 спектакль узачак.

Әминә Шәфыйкова әйтүенчә, Яңа ел чорында Башкортстанда күп чаралар оештырылачак. Бәйрәм көннәрендә республика шәһәрләрендә һәм авылларында меңләгән мәдәни вакыйгалар узачак, дип белдерде мәдәният министры.

Фото: “https://www.bashinform.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас