+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 декабрь 2023, 09:35

Гөлназ шатлыгы белән уртаклашкан

"Барысы да үзебез теләгәнчә булачак", - дигән ул.

Гөлназ шатлыгы белән уртаклашканГөлназ шатлыгы белән уртаклашкан
Гөлназ шатлыгы белән уртаклашкан

Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева гаиләсе  йорт салып булыша икән. «Өебезне инде төзеп бетереп киләләр», – дип, куанычы белән уртаклашкан Гөлназ социаль челтәрләрдә.


«Бүген Вилдан белән төзелеш урынына килдек. Инде икенче катын күтәреп киләләр, Аллаһка шөкер. Шундый матур өй булачак! Урманда, шәһәр читендә түгел, ә шәһәрдә! Менә үзебез ничек теләгән идек – барысы да шулай булачак. Әле эше күп, әлбәттә.

Шундый матур җирдә булуы сөендерә! Безнең кырыйда гына – нарат урманы, елга ага, ерак та түгел чишмә бар.

Алдагы ел ремонт, күченү елы булачак», – ди ул.

Әлегә йортны күреп булмады.  Вилдан күрсәтмәскә куша икән. Күченгәч Гөлназ экскурсия ясамакчы. 

 

фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас