+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2023, 17:05

Аскында якты йолдызлар балкыды

Күктә генә түгел, Аскын җирендә дә шушы көннәрдә якты йолдызлар балкыды.

Диләрә Мөдәрисова "Моңлы йөрәкләр " ансамблеДиләрә Мөдәрисова "Моңлы йөрәкләр " ансамбле
"Моңлы йөрәкләр " ансамблеФото:Диләрә Мөдәрисова

Аскынның 2нче балалар бакчасы һәрвакыт төрле чараларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулап тора. "Талкай" халык җырын башкарып, бу юлы да алар сынатмады.

Гран-при яулаучы - Аскынның 2нче балалар бакчасының "Моңлы йөрәкләр" вокаль ансамбле чыгышы тамашачыларны сокландырды. Хаклы ялга киткәнче бу ансамбльнең җитәкчесе Лариса Пантелеева була, ә соңгы вакытта ансамбль белән Зилә Фәүзетдинова җитәкчелек итә. Җыр сайлау гына түгел, аның эчтәлеген ачып салу да кирәк. Бик төпле, уйланган, матур образлары белән аерылып тордылар. Елена Никитинанын үз куллары белән теккән кулмәкләре һәм кызларның үзләре үргән такыялары - моңа дәлил. 

Диләрә Мөдәрисова "Миләшкәй" ансамблеДиләрә Мөдәрисова "Миләшкәй" ансамбле
"Миләшкәй" ансамблеФото:Диләрә Мөдәрисова

1, 2, 3нче дәрәҗә дипломнар алучылар да алардан калышмады. 1нче дәрәҗә диплом алучы Аскынның 2нче мәктәбе "Миләшкәй" ансамбле электән төрле чараларда актив катнашып килә. Кызганычка каршы, соңгы арада күпләре хаклы ялга китү сәбәпле, ансамбль таркалган. "Җыр-моң безне берләштерә" конкурс-фестивале ярдәмендә ансамбль яңа сулыш ала.  Алар "Тауда - колхоз, тау астында - совхоз" дигән урыс халык җыры белән тамашачылар сөюен яулады.

Диләрә Мөдәрисова "Сандугач" ансамблеДиләрә Мөдәрисова "Сандугач" ансамбле
"Сандугач" ансамблеФото:Диләрә Мөдәрисова

Ә менә район мәгариф бүлегенең "Сандугач" ансамбле конкурс-фестивальдә  катнашу өчен махсус оештырылган. Яңа гына барлыкка килүенә карамастан, сәхнәдә үзләрен иркен хис итеп, чыгышларын җиренә җиткереп башкардылар һәм лаеклы 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. "Куаклыкта сандугач сайрады" урыс халык җыры ансамбльгә исем сайлаганда да зур роль уйнаган.

"Бу конкурста катнашу безне тагы да ныграк берләштерде", - ди ансамбль җитәкчесе Наилә Мөхәммәтшина.

Шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфирә  Селянина: "Сәхнәгә чыгуыбызга бик шатбыз, безгә бик ошады, без бу чарага җитди әзерләндек. Оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез," - дип, куанычы белән бүлеште.

Диләрә Мөдәрисова "Хәзинә" ансамблеДиләрә Мөдәрисова "Хәзинә" ансамбле
"Хәзинә" ансамблеФото:Диләрә Мөдәрисова

Карткисәк мәктәбенең "Хәзинә" ансамбле ике ай элек кенә барлыкка килсә дә, лаеклы 3нче дәрәҗә лауреат исемен беркемгә дә бирмәде. "Шәл бәйләдем" җырын башкарып, ансамбль төбәк халкының тарихын, традицияләрен һәм йолаларын яшь буынга җиткерде. Шундый традицияләрне саклап калучы укытучыларыбызга карата горурлык хисләре уяна. Һичшиксез, алар яшьләргә үрнәк булып тора.

Гөлүсә Галиева һәм Ләйсән Нәфыйкова әзерләде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас