

Бу хакта социаль челтәрдә Лилия Фазлыева ( Ибраһимова) яза:
"Әтием сөйләгәннәрдән...
Авыл клубына күптән көткән спектакль труппасы килде. Кемнәр, дисезме? «Галиябану» спектакле белән, үзләре - данлыҡлы Фидан Гафаров (!), Нурия Ирсаева (!) һәм башкалар. Зал шыгрым тулы, билетлар әллә кайчан сатылып беткән, түземсезлек белән башланганны көтәләр...
Менә тамаша азагына да якынлашып бара. Шул вакытта Исмәгыйль Хәлилгә ата! Залда тынлыҡ... Барысының да йөзендә кайгы... Шулвакыт икенче рәттә утырган, кара кайгыга баткан Маһиямал апа «Атты, бл...т!», дип кычкырып җибәрмәсенме!!!
"Үлгән" Фидан Гафаров, моны ишетеп калып, яңадан "терелеп", сәхнә идәнендә яткан килеш дер-дер селкенеп, буылып көлә башлады... Барлык халык та аңа кушылып егылып көлә иде.
Менә шулай итеп драма комедиягә әйләнде дә куйды. Халык тамашадан елмаешып таралышты."
Авылда бакчага кергән тавыкка кадәр, бөтен начар затларга да шулай әйтәләр иде, аны клубта әйтергә ярамаганлыгын кем белсен...
Фото: "Тамаша" журналыннан.