Районда автоклуб 2021 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә барлыкка килгән иде. Бу мәдәният учреждениеләре булмаган бәләкәй авыллар өчен зур табыш булды. Район Мәдәният сарае артистлары теге яки бу авылга даими чыгып, тамашачыларны ачык һава астында үзләренең җыр-моңнары белән сөендерә.
Конкурска килгәндә, аны оештыручылар, тәү чиратта, автоклубның эш сыйфатына игътибар биргән. Положениегә ярашлы, авылларда ничә тапкыр концерт куелуы, Интернет челтәрендәге туры трансляцияләр һәм конкурс документларын тутыру буенча таләпләрнең үтәлеше исәпкә алынган. Конкурсның финалына клубның эшчәнлеген чагылдыручы видеоролик та тәкъдим ителгән.
Район Мәдәният сарае артистлары һәм автоклуб мөдире бурычларын башкаручы Флорида Самикова бу эшкә бик җаваплы караганнар һәм жюрига иҗади коллективның көндәлек тормышын бик үзенчәлекле һәм юмор белән тәкъдим иткәннәр.
Флорида Наил кызы билгеләвенчә, ел башыннан район Мәдәният сарае артистлары төрле башкаручылар, мәдәни-ял учреждениеләренең иҗади коллективлары белән берлектә авылларда 90нан артык концерт куйган, аларны 13 меңнән артык кеше тамаша кылган.
Конкурсның өч туры нәтиҗәләре буенча, Кырмыскалы автоклубы, җиңүче дипломыннан тыш, 20 мең сумга сертификат белән дә бүләкләнгән. Бу акча клубны өстәмә җиһазландыру өчен тотынылачак.