

Кичә башкаланың "Башкортостан" дәүләт концертлар залында чираттагы "Юлдаш- хит" концерты узды. Уйландыра торган тамаша... Кайда хитлар, халык нинди җыр тыңлый, зәвыкны югалтмыйбызмы, очсызланмыйбызмы?
Бу сорауга 2002 елдан бирелеп килгән радио "Оскар"ы - "Радиомания" милли премиясе тарихында беренче тапкыр "Теге өсәү" проекты белән җиңү яулаган башкорт-татар телләрендә эфирга чыгучы "Юлдаш" радиосы җавап бирсә генә инде.
Ә ул җавапны бирде булса кирәк. Тамаша Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә Илһам Шакиров язган "Очрашу җыры" белән башланды. Кем генә дуслар белән очрашып, мәҗлес башлаганда "Әйдәгез дусларым, җырлыйк бергә", дип җырлап җибәрмәгән?! Теге өчәү - Филүс, Җәмил, Айбулат та шулай итте. Моннан соң зал аларныкы иде инде...
Билгеле булуынча, "Юлдаш" радиосында иң популяр җырлар ай саен билгеләнә бара. Октябрь хиты, ноябрь хиты... Алар бу концертта да урын алган. Әмма хитлар арасында арытаба да яшәрләрме - монысын вакыт күрсәтер.
"Хит" дигән сүзнең мәгънәсән озак еллар халык күңелендә яңгырап торган җыр дип аңларга кирәктер. "Юлдаш-хит" тамашасында кытайлы Динь Ян башкарган "Сыңрау торна"ны, әйтик. Тагын, Азат Аетколовның курай моңын. Аны чит планета кешесе ишетсә дә, күзләренә яшь киләчәк. Хәсрәттән түгел, күңелен бушатырга, рәхәтләнеп елаячак ул.
Алай да, "хит"ны халык моңнарына гына кайтарып калдырырга кирәкмидер. Берәү "Кайтам әле Әлдермешкә", "Әйт, авылым, кайда соң моң", яисә, "Томырылып, зәңгәр яулык изәп поезд чаба" дип җырлап җибәрсә, кем кушылмас? Ә кушылсак - хит була да инде. Халык кушылса. Хит сере - халыкчанлыктадыр, бәлки?
Әйткәндәй, "Юлдаш" радиосы, заман телендә әйтсәк, шундый креатив ул! Беркемнән сорап тормыйча, үзенең "халык артисты"н булдыра. Наян үзе - җаваплылыкны үзенә алмый, радиотыңлаучылар арасында сораштыру оештыра. Былтыр халык бу дәрәҗәгә Идел Нургалинны күтәргән иде, быел - Гөлназ Асаеваны. Чын күңелдән котлыйбыз аны. Әйткәндәй, Идел күп тә үтми "Башкортстанның атказанган артисты" исемен алган иде....
Фото: "Юлдаш" радиосыннан.