+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2023, 08:00

"Рәхәткә чыдый алмыйбыз..."

 Илсөя Бәдретдинованың бик кызыклы видеосы чыкты.

"Рәхәткә чыдый алмыйбыз...""Рәхәткә чыдый алмыйбыз..."
"Рәхәткә чыдый алмыйбыз..."

«Без инде зарланырга өйрәнгән. «Менә, элек алай түгел иде. Элек рәхәт иде», – дип тотыналар. «Нәрсәсе рәхәт иде?» – мин әйтәм. Чабата белән йөрү рәхәт идеме? Әллә инде шәһәргә хастаханәгә барып кайту өчен иртәнге сәгать 3тә торып, 2-3 маршрутка белән барып, яңгыр астында чират тору рәхәт идеме?» – дим. Хәзер теләсә кайсы кешедә машина. Урамда машина куярга урын юк. Бу бит инде начар тормыштан түгел. Чит ил машиналары!

Барыбызның да киемнәребез бар! Инде шифоньерларга сыймый бит ул киемнәр. Ризык – пожалуйста! Элек мандаринны елга бер тапкыр күрә, 1 мандаринны 6-7гә бүлеп ашый идек. Хәзер мандариннар кибеп ята, балалар аңа борылып та карамый. Бу бит инде – тормышның рәхәтлеген аңлата торган факторлар.

Нәрсәсеннән зарланасың инде моның? Без үзебез рәхәткә чыдый алмыйбыздыр кебек миңа. Һәркөнне чиксез шөкер, рәхмәтемне кылам! Күңел тынычлыгы булсын, дип утырам инде хәзер», – дигән Илсөя.

Аның белән килешмәүчеләр күп. Яшәү авыр, сез үз тирәгездәге байларны гына күрәсез, дигәннәр аңа. Ә сез Илсөягә ни әйтер идегез?

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас