+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2023, 08:45

“Родники” бәйгесе җиңүчеләре сезне көтә!

Патриотик җыр конкурсында җиңүче Олеся Спиридонова Уфада чыгыш ясаячак.

“Родники” бәйгесе җиңүчеләре сезне көтә!“Родники” бәйгесе җиңүчеләре сезне көтә!
“Родники” бәйгесе җиңүчеләре сезне көтә!
“Родники” патриотик җырлар проектында җиңүче Олеся Спиридонова Уфада Русиянең танылган башкаручылары белән чыгыш ясаячак
Бүген, 10 декабрьдә, “Торатау” Конгресс-холының концерт залында Ватан Геройлары көненә багышланган концерт булачак, анда «Родники» патриотик җырлар проектының онлайн-тавыш бирү җиңүчесе – Башкортстаннан Олеся Спиридонова чыгыш ясаячак. Концерт «Родники» ның беренче сезоны финалчыларының Русия төбәкләре буенча гастрольләре өчен старт ноктасы булачак.

Билгеле булуынча, Стәрлетамак районыннан Олеся Спиридонова һәм аның ире Владимир Денисов «Родники»Бөтенрусия конкурсының халык тавыш бирүендә җиңүчеләр булып танылды.

Олеся Спиридонова башкарган «Слышишь» җырының бик күңелгә үтеп керә торган тарихы бар. Кыз аны махсус хәрби операция зонасында булган иренә багышлый.
Бөтен ил буенча тыңлаучылар кызга үз тавышларын бирделәр. 15 сентябрьдә Олеся һәм Владимир конкурс финалында бергә чыгыш ясады. Һәм тагын җиңү яуладылар.
Русиянең халык артисты Олег Газманов сәнгать җитәкчесе булган “Родники” патриотик җырлар проекты 2022 елның 4 ноябрендә Пятигорскида старт алды.

10 декабрьдә концерт программасында Родион Газманов һәм «Родники» ның йолдызлар составы чыгыш ясаячак: Светлана Кашина, Мухтар Хордаев, Олеся Спиридонова һәм Владимир Денисов, Дмитрий Клычков, Ирина Ламили, Андрей Романов, Лада Дениз, Александр Гузко, Алексей Алексеев-Скрипкач, Алена Минулина, Александр Дегтярев, Максим Резниченко, группа “ Вместе”һәм Сергей Вахрушев, шулай ук Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының “Голос” вокаль проекты чыгыш ясый.
Концерт 18: 00 сәгатьтә башлана.

 
 
Фото: bashkortostan102.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас