Ул ире Рөстәм Фәтхетдиновтан ничә яшькә зуррак булуын әйткән.
«Мондый сораулар бик күп килә. Миңа – 24, иремә 21 яшь», – дип җавап биргән ул шундый сорау бирүчегә.
Рузия медицина университетының соңгы курсында укый икән. Ул бәбәй тапканнан соң ял алмаган.
Рузиядән: «Сез фатирда яшисезме, үз йортыгыз беләнме? Ирегезнең әти-әнисе беләнме?» – дип кызыксынган. «Без әти-әниләрдән аерым, үз фатирыбызда яшибез», – дигән ул.
«Улыгызны безгә кайчан күрсәтәсез?» – дигән сорауга яшь әни: «Минем аны бөтен дөньяга күрсәтәсем дә, шул ук вакытта бөтен кешедән яшерәсем дә килә», – дип җавап кайтарган.
Фото: социаль челтәрләрдән.