

Экспозициядә 1937, 1940, 1946, 1977, 1984, 1990, 1994, 2008, 2010 еллар Конституциясе брошюралары да бар.
Китап күргәзмәсендә СССР, РСФСР һәм Русия Федерациясе Конституцияләре генә түгел, ә БАССР һәм Башкортстан Республикасы конституцияләре дә, шулай ук патша Русиясендә конституционализм формалашуның төрле чорларын ачып бирүче басмалар да тәкъдим ителгән.
Күргәзмәгә куелган китаплар арасында совет чорының сирәк басмалары да бар. Мәсәлән, туган якны өйрәнүчеләргә, тарихчыларга һәм хокук белгечләренә СССР халыклары телләрендә басылган конституцияләр белән танышу кызыклы булачак.
Моннан тыш, күргәзмә балалар өчен махсус чыгарылган басмалар тәкъдим итә: ике телдә чыгарылган "Башкортстан Республикасы Конституциясе" (балалар өчен басма), шулай ук "Башкортстан Республикасы Конституциясе - балалар күзлегеннән".
Фото: culture.bashkortostan.ru