+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2023, 03:00

"Мин дуракка охшасам да..."

Бер фанаты, Данир Сабиров бик эреләнгән, фото төшәргә теләмәде, дип язган. Әллә кем булмасыннар иде, дигән ул. Данир аңа болайрак җавап биргән.

"Мин дуракка охшасам да...""Мин дуракка охшасам да..."
"Мин дуракка охшасам да..."
 "Бүген иртән Мәскәүдә самолетка утырганда кәефсез, уянмаган иләс-миләс чагым иде. Бу ханым танып исәнләште, мин дә исәнләштем һәм үтеп киттем. Шуннан арттан килеп, кычкырып, әйдә фотога төшик, дип, телефонын битем алдына терәде. Җитмәсә, инстаграм каналына үз ягына борып чыгарган.

Күңеленә тигәнмен икән, мин гафу үтенәм. Тик шулай эшләгәнемә бер дә үкенмим. Кайберләрен урынына да утырта белергә кирәк. Хөрмәтле тамашачым, без бит тәртипле халык. Мин - дуракка охшасам да, тормышта бик таләпчән кеше. Барыгызга да ярап булмый. Менә, артист буларак, сезгә киңәшем. Фото төшәргә теләсәгез, башта рөхсәт сорагыз, рөхсәт итсә, төшегез, юк дисә дә ачу тотмагыз, кешенең төрле чагы була", - дигән ул.

Дөрес бит?

фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас