+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 декабрь 2023, 06:40

“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”

Кичә кич Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә һәм "Сез белмәгән Атнабай" китабының исем туена багышланган истәлекле вакыйга узды.

“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”

Театрның шыгрым тулы зур залында оештырылган бу чара бер тында үтте һәм җыелган һәммәсен берчә елмайтып, берчә моңайтып, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте, уйландырды, дулкынландырды, кабатланмас тәэссоратлар бүләк итте.
Кичәдә танылган сәхнә йолдызлары, “Нур” театры артистлары, районнардан килгән халык театрларының сәхнә осталары катнашты. Айдар Галимов, Фәүдәт Гыйләҗев, Рәис Ханнанов, Илнур Вәлитов башкарган моңлы җырларны һәм сәхнәгә чыккан һәммәсенең чыгышларын тамашачы яратып кабул итте. Зур экранда видеоязмалар аша да матур мөрәҗәгатьләр, җырлар яңгырады.

Кичәгә мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәммәсен җылы сәламләп, тамашачыларны өр-яңа “Сез белмәгән Атнабай” китабы белән таныштырды.
-Татарстан белән Башкортстан дөрес юлдан бара, без дә, республикаларның җитәкчеләре дә якын дуслар. Без – бер бөркетнең ике канаты, - диде ул, чарага ярдәме өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдереп.
Васил Габделгаяз улы Әнгам Атнабаев иҗатының бәяләп бетергесез булуы турында сөйләде.
- 24 ел элек бакыйлыкка күчсә дә ул безнең милләтебезгә һаман да хезмәт итүен дәвам итә, - диде Милли Шура рәисе.

Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин шагыйрь сүзләренең бүген дә актуаль булуын һәм аның әсәрләрен халыкка җиткерүнең изге бурычыбыз булуын билгеләде.
Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхелисламов билгеле якташлары булуы белән зур горурлык кичерүләрен белдерде, яңа китап өчен рәхмәт әйтте.

“Сез белмәгән Атнабай” китабының җаваплы мөхәррире Альбина Хәлиуллина басманың барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аны чыгаруда өлеше булган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җыентыкка әдипнең төрле жанрлардагы иң яхшы әсәрләре, шагыйрьне якыннан белүчеләрнең истәлек-хәтирәләре тупланган.

Истәлекле кичәнең иң күңелгә үткән мизгеле - Әнгам Атнабаевның бертуган энесе, 92 яшьлек Мәгъдән абыйның җылы чыгышы булгандыр, мөгаен.
-Без бер казанда кайнап, җиде бертуган үстек, ләкин Әнгамныкы кебек талант беребездә дә булмады, - диде ул абыйсы белән үткән балачагын, шуклыкларын искә алып, һәммәсен көлдереп тә алды. – Ул безгә әти урынына калган кеше булды, безне аякка басытырды. Киң күңелле кеше булды. Татар халкына да, башкорт халкына да хезмәт итте, туган җиреннән беркая да китмәде.

Татар һәм башкорт халыкларының бөек шагыйре Әнгам Атнабаевның 95 еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелгән татар халкын берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессының матди ярдәме белән нәшер ителгән китап залдагы һәркемгә таратып бирелде.

Ләйсән Якупова фотолары.

 

“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
“Әсәрләрем миңа һәйкәл булып яшәрләр...”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас