+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 декабрь 2023, 11:20

Илсөя халык артистларын шаккатырган

Үзенең дә хыялы тормышка ашкан.

Илсөя халык артистларын шаккатырганИлсөя халык артистларын шаккатырган
Илсөя халык артистларын шаккатырган

Илсөя Бәдретдинованың Казандагы 6нчы концертын карарга килүчеләр арасында, тулы залда Татарстанның халык артистлары: Зөһрә Шәрифуллина, Зөфәр Хәйретдинов һәм Резидә Шәрәфиева бар иде.

Илсөя аларның һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте. Кунаклар да җырчыга соклануын белдерде. Яңа программаны: «Карарга да матур, тыңларга дә рәхәт», - дип бәяләделәр.

«Мин Илсөянең былтыр декабрьдәге концертын карап шаккаткан идем. Быел тагын да шәбрәк. Илсөянең җырчы гына түгел, режиссер буларак талантына да сокландым. Исән-сау булып, киләсе декабрьдә дә концертка килергә насыйп булсын», – диде Зөһрә Шәрифуллина.

Композитор Зөфәр Хәйретдинов Илсөянең концертын карап, яшь җырчылар өйрәнсен иде дигән теләген җиткерде. «Илсөя шоу-бизнесның нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Мин аңардан өйрәнер идем, тик безнең гомер узды шул», – дип уфтанды.

Илсөя: «Минем меңьеллык хыялым тормышка ашты бүген. Концертыма Резидә Шәрәфиеваның килүен бик озак көттем. Ниһаять, килде», – диде.
Резидә хезмәттәшенең концертын беренче тапкыр караган һәм сокланган. Ул Илсөя Бәдретдинованың «Едрит кудрит»ын «супер» дип бәяләде.

Фото: Гөлназ Шәйхи.
Тулырак: https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ilsoia-badretdinova-xalyk-artistlaryn-sakkattyrdy

Автор:Резида Валитова
Читайте нас