+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2023, 10:50

Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез!

Моны Раевка авылында үткән “Үзенчәлекле балалар” бәйрәме дә раслады.

Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез!
Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез!

Әлшәй районында Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикле балаларга багышлап хәйрия чаралары оештыру күркәм гадәткә әверел­де. Биш ел элек “Үзенчәлекле балалар”га — кадер-хөрмәт” исеме астында үт­кән махсус мәрхәмәтлелек программасы быел яңа төсмерләр белән баетылды.

Бай тәҗрибәле, киң карашлы педагог буларак, районның мәгариф челтәре җи­тәк­чесе Зилә Чупова мөмкинлекләре чикле балаларның игътибарга, димәк, аралашуга да аеруча мохтаҗ булуын яхшы белә. Аларның район күләмендә оештырылган очрашуны сагынып, аңа зур өметләр баг­лап көтеп алуына да ихлас ышана ул.
— Хәзергедәй катлаулы чорда ярдәм һәм таяныч күпләргә кирәк, ә менә мөмкин­лекләре чиклеләр моңа бигрәк тә мохтаҗ, — ди Зилә Әхмәт кызы. — Әлеге үзенчә­лек­ләрне күздә тотып, мөмкинлекләре чикле балаларга тәгаенләнгән чараларны күләмле, югары дәрәҗәдә файдалы итеп әзерләргә тырышабыз. Оештыручылар өчен моның мәшәкате күбрәк, әлбәттә. Әмма коллегалар раславынча, хәйрия чарасында максат итеп куелган игелеклелек, үзара аңлашу мохите тудыру, аралашу куанычы районыбызның үзенчәлекле балаларында, аларның ата-аналарында яклау табуы, әлеге проблемаларга киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүе безнең өчен кадерлерәк.
Хәйрия чарасының билгеләнешенә ярашлы, бу көнне Раевка авылының Социаль-мәдәни үзәге тулысынча төбәкнең “үзенчәлекле балалар”ы карамагына тапшырылды. “Кояш һәркемгә дә тигез яктырта” дип аталган кичә үзәкнең иң зур залында үтте.
Балалар бәйрәмен ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә Чупова катнаштылар, ул ихлас аралашу шартларында үтте.
Чарада балалар белән бергә аларның туганнары һәм ата-аналары катнашуы бәй­рәм мохитен янә дә ямьләндерүен бил­геләргә кирәк. Монда бер йөздән артык бала үзләрен тылсым дөньясындагыдай хис иткәндер, мөгаен. Алар иҗади остаха­нәләрдә шөгыльләнде, гамәли-декоратив сәнгать буенча осталык дәресләре алды, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә җыр-биюләрдә катнашты, шахмат-шашка бәйге­ләрендә, спорт уеннарында көч сынашты.
Бирегә балаларга иҗади мөмкинлек­ләрен тулысынча ачарга ярдәмгә район мәктәпләре укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре килде. Раевканың 2нче мәктәбе музыка укытучысы Альбина Җиһангирова чыгышлары балаларны бигрәк тә җәлеп итте, алар күмәкләп биюгә чыкты.
Моннан тыш, махсус мәйданчыкларда фотога төшү өчен мөмкинлекләр дә бар иде. Тамашаларда балалар әти-әниләре белән бергә күңел ачты. Бәйгеләрдә катнашкан балаларның һәркайсына бүләк-күчтәнәчләр өләштеләр.
Ата-аналар өчен консультация мәйдан­чык­лары эшләде, аларга Уфа һәм Бәләбәй шәһәрләреннән социаль өлкә белгечләре, Инвалидлар җәмгыяте, Пенсия фонды вәкилләре җәлеп ителгән иде. Моннан тыш, ата-аналар мәрәҗәгатьләренә район­ның “Гаилә” үзәге, Раевка дәваханәсе бел­гечләре аңлатмалар һәм җаваплар бирде.
Истәлекле чара “Тамаша” театр коллективы әзерләгән “Дюймовочка” спектакле белән тәмамланды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: