Җырчы үзе төшергән видеода «Нурлат егетләре Мәскәүдә очраштык. Яшь, талантлы егетебез топ-кинода катнаша. Энекәшкә уңышлар телибез, Нурлат исемен күтәреп йөрсен. Татарстаннан, Нурлаттан сәлам!» – ди ул.
«Нурлат пацаннарына сәлам!» – ди Рузил Миңнекаев.
«Класс! Якташлары өчен нинди горурлык!» – дип язган үзе дә Нурлат кызы, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова.
Горурлык шул. Рузил, чыннан да, "крутой" артист. Тагы да ул фикерләрен матур итеп татарча белдерүче милләтпәрвәр дә. Әфарин, Рузил!