+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2023, 10:52

Язмыштан узмыш бармы?..

Тирә-яктагыларга рәхим-шәфкатьсез мөнәсәбәтнең тамырлары кайда?

Язмыштан узмыш бармы?..
Язмыштан узмыш бармы?..
“Дәлия, чирем көннән-көн көчәя, белмим тагын күпме яши алырмын, әгәр үлеп китсәм, сиңа, балаларыма бәхиллек теләп үләрмен”, — диде бер көнне көн кичкә авышкач Финат. Ә иртән Дәлия уянганда иренең җансыз гәүдәсе суынган иде инде...

Финат бу авылда тумады. Әнисе аны Ташкент шәһәренә барган җирен­нән “алып кайтты”. Әнисе Гөлдания бу авылга утызынчы елларда килен булып төшкән иде. Тик ире белән гөр­ләшеп яшәргә язмаган иде аңа. Ире Төхфәт бик холыксыз, эчкече булып чыкты. Өйләнешеп күпмедер торгач, ул хатынын, әнисен ташлап, каядыр китеп югалды. Гөлдания аны тирә-як авыллардан, якын шәһәрләр­дән эзләп карады, ләкин таба алмады.

Бераздан бианасы Әсхыя белән киңәшләшеп, ирен Ташкент шәһәренә барып эзләп карарга булды. Шулай уйларга сәбәбе дә бар иде кебек. Бәлки, ире шунда киткәндер дә хатын алып яшәп ятадыр, дип уйлады алар. Бианасы Әсхыя да олы яшьтә, шулай да үз-үзен карарлык, хәтта хуҗалы­гында маллар да тота иде әле.
Гөлдания Ташкент шәһәренә юлланды. Юл ерак. Ташкентка барып җитәр өчен бер атна вакыт үтә. Ә Гөлданиянең өйдән алган барлы-юклы азыгы нибары өч көнгә җитте. Инде ни эшләргә? Аның ач утырганын бер үзбәк ир шәйләп алды да Гөлда­ниягә үз азыгын тәкъдим итте. Ач барып булмый бит инде. Гөлдания үз­бәккә рәхмәт әйтеп ашады. Берничә көннән алар Ташкент шәһәренә дә ки­леп җитте. Теге ир Гөлданиягә: “Әй­дә безгә, юлдан бераз ял итәрсең, акча, азык та бирермен юлга, бәлки, иреңне дә шунда очратырсың, “— дигән тәкъдим ясады. Бу якларны беренче күргән Гөлдания тәкъдимгә бик теләп риза булды.

Ташкенттан соң юлда очраган бик сирәк машиналарның берсенә эләгеп утырып киттеләр. Анысы да үзбәк яшәгән җиргә кадәр бармады, бер кышлакта туктады. Инде үзбәк бу кышлактагы бер танышларында кунып калырга булды. Кич җиткәч, хуҗа, Гөлданияне бу үзбәкнең хатыны дип уйлап, йоклар урынны икесенә бергә әзерләде. Икенче көн иртән торганда Гөлдания үзбәкнең “хатыны” иде инде. Үзбәк үзен “Борһан” дип таныштырды. Ә инде үзе дөнья көткән кышлакка кайтып җиткәч, аларны Борһанның... ике хатыны каршы алды.

Бу — зур гына совхозның үзәге иде. Анда, башлыча, мамык үстерү белән шөгыльләнәләр.
Әлбәттә, Борһанның хатыннары Гөлданияне “сарык көтүенә килеп кергән бүре” кебек кабул итте. Алар аны һәрвакыт кимсетергә, җәберләргә тырышты. Барлык хуҗалыктагы авыр эшне аңа тактылар. Хәтта еш кына төш вакытында тамак ялгарга да дәшмиләр иде. Дәшсәләр дә Гөлда­ния­гә үзләреннән калган калдыкларны гына ашаттылар. Җитмәсә, көзен совхозга мамык җыярга чыгардылар. Ул вакытта мамыкны, башлыча, кул бе­лән җыялар иде.

Вакыт шулай үтә торды. Гөлдания­нең көмәне дә күзгә күренеп үсте. Ә Борһанның хатыннары икесе дә бала китерә алмаганлыктан, Гөлданиядән бик тә көнләштеләр. Әгәр ул бала туса, Гөлдания бу өйдә баш бикә булып калачак, дип курыкты алар. Көн саен Борһанга Гөлданияне үз иленә озатуын сорап колак итен чәйнәделәр. Кышкы айлар үтеп киткәч, бер көнне Борһан Гөлданиягә юлга җыенырга кушты. Инде көмәненең соңгы көннә­ре җиткән Гөлдания аптырап калды. Әгәр бала юлда туса, нишләр­гә, дигән сорау борчый иде аны.

Карышып торуның һич файдасы булмавын аңлаган Гөлдания юк-бар әйберләрен җыеп юлга чыкты. Аны Ташкент вокзалыннан Борһан үзе озатты. Юлда, бәлки, кирәге дә чыгар, дип, хатынына бер ак җәймә алып бирде.

Поездда ике көн барганнан соң бер иртәдә Гөлданияне тулгак тота башлады. Һәм күп тә үтми дөньяга бер малай аваз салды. Ярый әле вагонда миһербанлы кешеләр булды, алар ярдәмендә Гөлдания бу эштән дә җиңел котылды. Баланы Борһан биргән җәймәгә төреп, барлы-юклы киемнәре белән урап, күтәреп кайтып керде авылга Гөлдания.
Ә авыл Советында баланы теркә­гәндә ул малайны үзенең фамилия­сенә теркәп, исемен Финат дип кушып, әтисенең исемен (юлда туганын искә алып) Юлай дип яздырды. Шулай итеп, авылда тагын бер малай — Финат Юлаевич яши башлады.

Финатка бер яшь тулыр-тулмастан әнисе Гөлдания халыктан арзан бәягә сөт, май, катык алып, шәһәргә илтеп сатарга керешеп китте. Ул атналар буе шәһәрдә йөри, ә өйдә Финат белән бианасы Әсхыя кала иде. Тик ул карчык оныгын бер дә яратмады. Аның Финатка дәшүе гел “килмешәк” дигән сүздән башлана иде. Карчык сабыйны күп тапкыр үзен генә калдырып, өстеннән бикләп, үзе дә күрше станциягә сөт-катык сатарга китә башлады. Өйдә чак тәпи атлый башлаган Финат берүзе кала. Ачыкса — азык юк, хәтта эчәргә су да калдырмый иде карчык. Үзе кайтуга елап, зәң­гәрләнеп беткән, идәндә яткан баланы алып, тирги-тирги ашата иде ул.

Еллар шулай үтеп торды. Финат­ның да язмышы яхшы якка үзгәрмәде. Аның да яшьтәшләре белән беренче сыйныфка укырга барыр вакыты җитте. Өйдә гел ялгыз яшәп, үз җаена гына өйрәнгән Финат мәктәптә укытучыны бар дип тә белмәде. Бар белгәне малайлар белән сугышу, тәртип бозу иде. Әлбәттә, әлифбаны да укый алмаган Финатны 2нче сыйныфка күчермәделәр. Шулай дүрт ел беренчедә утырып, хәреф тә танырга өйрәнмәгән Финат 12 яше тулуга авылда көтүче булып ялланды.
Баштагы елларда ул вазыйфасын җаваплы гына башкарды. Ә инде 15-16 яшькә җиткәч, ул көтүдә үзенең ачы язмышы үчен маллардан ала башлады. Әгәр берәр сыер көтүдә чыгымчыласа, төшке ялга туктагач шул сыерны бәйләп куеп, хәлдән тайдырганчы тукмый иде. Әлбәттә, бе­леп калсалар, бу эше өчен хуҗасын­нан үзенә дә бик нык өлеш төшә иде.

Аны ни өчендер армиягә алмадылар. Иптәшләре солдатта булып, таза һәм матур булып кайтса, Финат һаман шул иске киемнәрен киеп, кулбашына чыбыркы асып, көтү көтеп йөрер булды. Иптәшләре өйләнеп, тормыш коруын күргән Финат та бер көздә йортына кәләш төшерде. Кәлә­ше Дәлия, чибәр, эшкә уңган күрше авыл кызы иде. Шулай итеп, алар гаилә корып яши башлады. Финат та авыл көтүен ташлап, колхоз көтүенә күчте. Әмма ул барыбер элекке га­дәтен ташламады. Тыңламаган малларны һәрчак җәберли иде. Хәтта үзен йөрткән атны да кыйнап үтерде ул.

Халыкта, малны җә­бер­ләмә, каргышы үзеңә төшәр, дигән гыйбарә бар. Белмим, мал каргышы бул­гандырмы, әл­лә бала чагында күргән михнәтләр­дәнме, 40 яше узуга Финат шикәр чире белән авырый башлады. Шулай да колхозда эш­ләвен дәвам итте әле ул. Ә инде 50 яшь-ләр тирә­сендә бөтенләй эшкә яраксыз булып калды.
Өендә барысы да әйбәт, балалары да инде үз тормышлары белән яши. Дәлия дә Финатны бик яхшы тәрбия­ли, шулай да чир һаман Финатның тең­кәсенә тия.

Бер көнне кичен ул Дәлияне үз янына утыртты да: “Дәлия, чирем көннән-көн көчәя, белмим, тагын күпме түзә алырмын, әгәр үлә калсам, сиңа һәм балаларыма бәхиллек теләп үлә алсам иде”, — диде. “Ни сөйлисең син, нинди үлү ул, яшәргә барлык шартлар бар, әле яшиселәр алда”, — диде Дәлия. Ә Финат: “Төнлә чир­ләп сиңа йокы бирми ятам. Бүген аерым йоклап карыйк әле”, — диде. Шу­лай эшләделәр дә. Ә иртән Дәлия Финатны уятырга килсә, Финатның җансыз гәүдәсе суынып беткән иде инде.
Язмыш, язмыш! Кайдан килә ул, ник ул берәүләргә бик уңай булса, икенчеләргә гел тискәре? Финатның язмышы нигә соң гел генә тискәре булган? Әгәр Финатны әти-әнисе тәрбияләсә, урам малае булып үсмәсә, укып кеше булса, ул бу әче язмышка дучар булыр идеме икән?! Аның язмышы бары тик әти-әни тәрбиясе булмаганнан гына узып булмый торган язмыш булган дияргә генә кала.

Фуат Мусин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: