Туймазы районында күпчелек бәйрәмнәргә килүчеләрне милли киемнәрдәге апалар җырлап-биеп каршы ала. Алар – “Хәзинә” татар ветераннар ансамбле әгъзалары. Әлеге коллектив – бәйрәмнәрнең милли бизәге. “Хәзинә” ансамбле менә инде 10 ел халкыбызга хезмәт итә.
Ун еллык тарих
Әлеге күркәм коллективның барлыкка килүенә Зимфира Әхмәдиева сәбәпче була. Тумышы белән ул күрше Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәреннән. Нефть институтын тәмамлаган яшь белгечне юллама буенча Туймазы бораулау эшләре идарәсенә эшкә җибәрәләр. Аның барлык хезмәт биографиясе нефть өлкәсе һәм шул бер оешма белән бәйле була. Скважиналарны тикшерү буенча оператордан башлап, оешманың әйдәүче икътисадчысы вазыйфасына кадәр хезмәт юлы үтеп, хаклы ялга чыга.
Ләкин гомеренең бер генә чорында да җыр-моңнан аерылмый ул, вокал ансамбльләрендә шөгыльләнә. 30 ел дәвамында “Дуслар” ансамбле әгъзасы була. Хаклы ялга чыккач, ул күптәнге теләген тормышка ашыру – татар ансамблен оештыру теләге белән яна башлый. Бу изге ниятне урындагы Ветераннар советы да күтәреп ала һәм ул “Өченче буын университеты” программасы ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның җитәкчесе итеп үзе сайлана.
Пенсия яшендәге кешеләрне берләштерүче “Хәзинә” клубыннан башланып китә ул. Аннары фольклор клубы оештырып җибәрәләр. Ул үзенә бик күп сәләтле кешеләрне җәлеп итә, үсешә, ныгый һәм ансамбль дәрәҗәсенә җитә. Хәзер инде “Хәзинә”нең җыелышып шөгыльләнер өчен үз урыны да бар. Вокал һәм фольклор юнәлешләрдән тыш, актив рәвештә кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр: милли киемнәр тегәләр, калфаклар, бизәнгечләр ясыйлар. Шуңа кайда гына чыгыш ясарга барсалар да, ике эшне бер итеп, моңлы җырларын да алып баралар, күргәзмәдә үзләренең кул эшләрен дә тәкъдим итәләр.
Күпкырлы талант ияләре
Ансамбльнең җитәкчесе Зимфира Әхмәдиева билгеләвенчә, коллектив дәртле, талантлы апалардан тора. Һәр икенчесе – шагыйрә, һәрберсе — кул эшләре остасы. Гомерләре буе туплаган белемне, тәрҗибәне алар түкми-чәчми башкалар белән уртаклаша, җырлары белән тамашачыларның күңелләрен күтәрә, уйландыра, кешеләрне шатландыра, гомумән, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча бик күркәм эшләр башкаралар.
Соңгы елларда мәдәният бүлеге канаты астында эшлиләр һәм райондагы барлык чараларны да үзләренең чыгышлары белән бизиләр. Җәй көннәрендә бергәләшеп коллектив белән сәяхәтләргә йөриләр, гастрольләргә дә еш чыгалар, шул ук вакытта төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешәләр.
Мәсәлән, башкалабыз Уфа шәһәрендә “Туган тел” телевизион программасы, “Мин яратам сине, тормыш!”, “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм”, “Тылсымлы моңнар”, “Бу җырларда – күңел җылысы”, “Кандра моңнары”, “Кызыл йолдыз” һәм башка дәрәҗәле конкурс-фестивальләрдә катнашалар. Коллектив “Горизонтлар” Халыкара фестиваль-конкурсында катнашып, I дәрәҗә дипломга лаек булды. Бөгелмә шәһәрендә узган Бөтенрусия мөнәҗәтләр бәйгесендә 2нче урынга чыктылар. Төбәкара конкурсларда да бик теләп катнашалар. “Җырлыйк әле”, “Чатыртау җыены”, “Бәлешфест” фестивальләрендә дә сынатмадылар. Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның “Чәчәкләр уяныр” конкурсында II дәрәҗә диплом белән бүләк-ләнделәр. Быел исә Сочи шәһәрендә узган сабантуйда катнашу бәхетенә дә иреш-кәннәр.
Боларның барысы да – үзешчән коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шуңа ансамбльнең һәрбер әгъзасы турында Зимфира Минназал кызы зур горурлык хисе белән сөйли. Һәрберсе – хәзинә, ди ул алар турында. Әйткәндәй, ансамбльнең аталышы да шуннан алынган. Әйе, башкача мөмкин дә түгелдер, чөнки аларның барысын да татар җырына, халкыбыз иҗатына сөю берләштерә.
Ансамбльгә нигез салынган чакта аның составына керүчеләрнең һәммәсен исемләп телгә алды җитәкче. Шулар арасында Кандракүлдән баянчы Рузил Дәүләтшинга чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул. Аның ярдәме белән аягына басып кына килгән ансамбль, фестивальләрдә катнашудан тыш, Тукай авылында зур концерт белән чыгыш ясаган. Ә инде бер дистә ел эчендә мондый чараларны санап бетерерлек түгел.
Бу еллар эчендә ансамбльнең репертуары да шактый баеган. Атнасына ике-өч тапкыр җыелышып, җырлар өйрәнсәләр, калган вакытларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
– Җырларны, гадәттә, ансамбльгә йөрүчеләр үзләре тәкъдим итә. Халык, совет композиторлары әсәрләре, заманчалаштырып эшкәртелгән халык көйләре, такмаклар – барысына да алынабыз. Үз шагыйрәләребез бар. Гүзәлия Хөсәенова, Минизадә Абрарова, Наҗия Гәрәева, сүз остасы Лилия Шәяхмәтова – энҗе бөртекләре. Күптән түгел генә коллективка моңлы сандугач – Лилия Идиятуллина кушылды. Кызганычка каршы, әлегә үзебезнең гармунчыбыз юк. Ләкин мөрәҗәгать итсәк, беркем дә баш тартмый, уйныйлар, җырлаталар. Соңгы ике елда Рамил Габдрәкыйпов бик ярдәм итә, аңа бик рәхмәтлебез. Нәсыйхәтчеләребез дә бик күп: Булат Маһиянов, Алия Закирова, Людмила Войт, Гөлназ Белголова даими рәвештә фәһемле киңәшләре белән ярдәмләшәләр, – ди җитәкче, коллективы белән таныштырып.
Моңлы бәйрәм
“Хәзинә”нең 10 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе зур бәйрәмгә әверелде. Мәдәният сарае фойесында кунакларны ансамбль әгъзаларының кул эшләреннән бай күргәзмә каршы алды. Ә тамашалар залы “Хәзинә”леләрнең иҗатын сөюче тамашачылар белән тулы иде. Күркәм юбилейлары белән тәбрик итәргә кулга-кул тотынышып эшләгән якын дуслары, төрле яклардан иҗади коллективлар да килде.
Тамашачыларга яхшы таныш булган ансамбльсез бер генә милли һәм мәдәни чара да узмый. Үз тирәсенә ике дистәгә якын үзешчән җырчыны җыеп, ансамбль халык, эстрада җырларын, үзешчән шагыйрьләребезнең, композиторларыбызның иҗатын популярлаштыра. Аларның уңышлары да шактый. Ә ул ансамбль җитәкчесенең һәм әгъзаларының үз телләрен, мәдәниятен чиксез яратуда чагыла, дип билгеләде аларны тәбрик итәргә килгән мәртәбәле кунаклар да.
Туймазы районы, Кандра авыл биләмәсе хакимиятләре, Мәдәният бүлеге, Ветераннар советы җитәкчелеге исеменнән дә җылы котлау сүзләре тантана сәбәпчеләренә зур бүләк булды. “Хәзинә”леләрне котлап, телебезне, мәдәниятебезне саклауда күп көч салганнары өчен Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ярмөхәммәт, Төмәнәк, Серафимовка авылларының иҗади төркемнәре дә читтә калмады, алар бүләккә, әлбәттә, җыр алып килгән иде. Ут күршеләр – Татарстанның Сарман районыннан килгән “Чишмә” ансамбленең җитәкчесе Мөнирә Исмәгыйлева дуслыкны югалтмаска, киләчәктә дә кунакка йөрешеп, телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү юнәлешендә бергә эшләргә кирәклеген ассызыклап, күчтәнәчләрен тапшырды. Благовар районының Яныш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәхмүт Ибраһимов белән Алла Гыйльманова дуэты тамашачыларның күңелен яулады. Уфа районының Авдон авылы “Ялкын” татар оешмасыннан Роза Латыйпова хатын-кызларга багышланган эчтәлекле шигырен укып ишеттерде. Альбина Якупова “Баламның баласы” җыры белән сөендерде. Әлмәт шәһәреннән яшь, өметле җырчы Рәмзил Сәмигуллин, Туймазы шәһәреннән автор-башкаручы Илвир Габдуллин чараның матур бизәге булдылар. Ә шулай да иң зур бүләк балалардан булгандыр. Алар бит дәү әниләренең шатлыкларын уртаклашырга килгән.
Үз чиратында, ансамбль җитәкчесе дә шундый зур бәйрәмне оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Иҗат кичәсенә соңгы аккорд булып яңгыраган “Яшик әле” җыры белән “Хәзинә”леләр киләчәктә тагын да дәртләнеп, илһамланып, канатланып иҗат итәчәкләрен ассызыклады. Һәм шулай булсын да!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.