+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2023, 02:50

"Ипотека түләүнең ни икәнен беләм"

  Зәмирә Рәҗәпова шатлыгы белән дә уртаклашып тора.

"Ипотека түләүнең ни икәнен беләм""Ипотека түләүнең ни икәнен беләм"
"Ипотека түләүнең ни икәнен беләм"
Алар бизнес-класслы торак комплексында фатир сатып алганнар.

«Ниһаять, бу көн килеп җитте! Менә безнең йортыбыз! Әле монда төзелеш өстендә төзелеш. Һәм без бүген фатирыбызның ачкычын алырга килдек», – дип сөйли социаль челтәрләрдә Зәмирә. Йорт, чыннан да, төрле уңайлыклар белән икән. Подъездында да ял итү зоналары, бәдрәфләр бар.

«Әлеге фатирны без өлкән улыбызга сатып алдык. Икенчесен, Аллаһ теләсә, икенче улыбызга алачакбыз. Мин фатир арендалап торуның да, ипотека түләүнең дә нәрсә икәнен беләм. Үз балаларыма андый киләчәк теләмәс идем», – дигән Зәмирә.
 
 Әфарин! Безгә тырыш, үҗәт, сөйкемле якташыбыз белән горурланырга гына кала. 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас