

Быел бәйгегә 60тан артык гариза кергән. Шуларның 55е жюри әгъзаларына тәкъдим ителгән. Финалга 24 спектакль чыккан – 12се Татарстан театрлары, 12се – аннан читтәге татар театрлары коллективлары. Читтәге татар театрларын Казанга китерү мөмкинлеге булмаган – жюри әгъзалары спектакльне, Бөтендөнья татар конгрессына килеп, видеодан караганнар. Ә финалга чыккан 12 республика театры Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелгән. Жюри әгъзаларына аларны сәхнәдән күреп бәяләү мөмкинлеге туган. «Элек зональ ярышлар булып, алардан узган театрлар гына Казанга килә иде. Без зональ ярышлар тәртибен үзгәрттек. Бөтен театрның зональ бүленешкә бәйле булмыйча гына җиңү шансы булсын өчен шулай иттек», – ди «Идел-йорт» фестиваленең кураторы Эльвина Якупова.
Бәйгенең жюри рәисе – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Жюри рәисе урынбасары – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Жюри әгъзалары: драматург Данил Салихов; драматург Рәдиф Сәгъди, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты сәнгать фәннәре үзәге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, композитор, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, телевидение, кино факультеты деканы Эльмира Галимова, режиссер Лилия Әхмәтова, Камал театры артисты Фәнис Сафин, Казан дәүләт циркы баш администраторы Илназ Хәйбуллин, режиссер Артур Әмиров.
Менә шундый мәртәбәле составта, алар безнең якташларның уйнавын их яхшылардан, дип исәпләгән. Шулай итеп, III дәрәҗә лауреат дипломы белән Халисә Рәйханның «Прасковья» пьесасы буенча спектакль куйган Нефтекама шәһәренең «Без» татар халык театры режиссеры Илмира Аләтдинова бүләкләнде.
II дәрәҗә лауреат дипломы белән Әминә Яхинаның «Салават күпере калыкканда» пьесасы буенча куйган спектакле өчен, Башкортстанның Краснокама районы «Замандаш» татар халык театры (режиссеры Редик Ганиев) бүләкләнде.
I дәрәҗә лауреат дипломы белән Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» пьесасы буенча куелган спектакле өчен, Яңавыл районы «Хәят» татар халык театры (режиссеры Салават Хәмзин) бүләкләнде.
Ә Гран-при - кушнаренколыларда! Аңа Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Узып барышлый» спектакле өчен Кушнаренко районы «Мизгелләр» татар халык театрына (режиссеры Энҗе Гыймалетдинова) лаек булды!
Якташларны чын күңелдән котлыйбыз, горурланабаз һәм яңа уңышлар, көчле алкышлар теләп калабыз!
Фото: Энҗе Гималетдинова, Илир Муллагулов.