+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2023, 10:15

Элвинны чакырасызмы, Әнвәрнеме?

Быел Яңа ел корпоративларында чыгыш ясаячак җырчыларның бәясе билгеле.

Элвинны чакырасызмы, Әнвәрнеме?
Элвинны чакырасызмы, Әнвәрнеме?
Уфаның The Ombre Events агентлыгы директоры Регина Бабушкина башкорт эстрадасы җырчыларының гонорарлары, узган ел белән чагыштырганда, бик нык үзгәрмәгәнен белдергән. Бәяләр нигездә нык популяр артистларда арта. Ул, корпоративларда чыгыш ясау ихтыяҗы югары булып кала, дигән фикердә.

Әнвәр Нургалиев һәм Гүзәл Уразова кебек артистларның Яңа ел корпоративлары өчен гонорарлары бертөрле. Чараларны оештыру агентлыкларында аларның чыгышлары 350 мең сум тирәсе тора, дип хәбәр итәләр.

Элвин Грейның шәхси чарадагы концертының бәясен атамаганнар, әмма узган ел аның чыгышы миллион сумнан артык торганын беләбез.

 Айдар Галимов бу айда Татарстаннан күбрәк чакырулар килүен әйткән.

- Башкортстанда, Уфада чакырулар бар, әмма һәр җирдә ниндидер шартлар юк, мин дусларымда, берничә шундый компаниядә чыгыш ясаячакмын, — дигән артист. - Минемчә, быел чакырулар азрак. Бу аңлашыла да, дөньядагы, илдәге хәлләр моңа тәэсир итәдер. Бу - минем фикерем.

Урыс артистлары белән чагыштырып карыйк. E1.RU язганча, быел иң күп акча ала торган башкаручылар — Филипп Киркоров, Баста һәм «Руки Вверх!». Аларның корпоративлардагы чыгышлары 8-10 миллион сум тора. Арзанрак бәягә Полина Гагарина, Шаман, Анна Асти һәм «Звери» - 6-8 миллион сумга төшәчәк. Леонид Агутин һәм Zivert корпоративта чыгыш ясау өчен 4 миллионнан 6 миллион сумга кадәр акча алалар, ә иң аз бәя Владимир Пресняков һәм Клава Кокада - 3 миллионнан 4 миллион сумга кадәр.
 
Белгечләр быел Яңа ел корпоративларына урыс җырчыларының гонорары артуын билгели.  Кайчак декабрьдә бер кичне 3-4 урында булалар икән. 

Ничек, чакырабызмы?
 
фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси аккаунтыннан. 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: