Колхозларга, авыл хуҗалыгына багышланган проза әсәрләре күп түгел. Элегрәк, Совет чорында вакытлы матбугатта күбрәк уңышларны гына тасвирлаган бер төрле, тыныч эчтәлекле очерклар, публицистик язмалар, күләмле портрет-очерклар язылды. Мисалга язучы якташыбыз С. Поварисовның “Эшләргә өйрәнгәндә” дип аталган очерк-повестен китерергә мөмкин. Мондый әсәрләр ул чорларда партия заказы буенча иҗат ителде дисәк тә хата булмас. Ул очеркта якташыбыз, легендар колхоз рәисе Тимерхан Нәҗмиевның тормышы һәм эшчәнлеге сурәтләнде. Минемчә, әлеге вакытта авыл хуҗалыгын яктырткан проза әсәрләренең аз булуы, язучыларның бу теманы тирәнтен белмәвенә кайтып кала торгандыр.
Шушы көннәрдә республиканың үзәк басмаларының берсе “Кызыл таң” битләрендә Илеш районыннан каләм остасы Гөлфинә Сәлимованың “Фермер” әсәре дөнья күрде. Мин аны повестька тартым художестволы очерк дип атар идем. Бу әсәрдә илебездә җитмеш еллар дәвамында яшәп, илне туендырып килгән колхозларның көрчеккә терәлгән, таркалуга дучар булган чоры – туксанынчы еллар турында сүз бара. Ул елларда таркалган колхоз хәрабәләре өстендә төрле оешмалар, шул исәптән фермер хуҗалыклары барлыкка килде. “Фермер” әсәрендә менә шушы, әле илебездә яңа юнәлеш булган фермерлыкның зур авырлыклар белән тергезелүе аерым бер хуҗалык эшчәнлеге мисалында тасвирлана. Әсәрнең укымлылыгы (гәзитнең һәр санын көтеп алып укыдык) авторның теманы яхшы белеп яктыртуында. Бу теманы Гөлфинә Мирзаян кызы кебек тирәнтен белүчеләр сирәктер, дисәм, һич ялгыш булмас. Ул гомер буе диярлек Илеш районының “Маяк” гәзитендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазыйфасында хезмәт салды һәм авыл хуҗалыгы тармагының эчендә кайнады. Реаль тормышка корылган бу язмада бүгенге чынбарлык күренешләре, геройларның эшчәнлеге, уй-кичерешләре фәлсәфи тирәнлек белән чагылдырыла. Ул чордагы тормыш вакыйгалары, яңа туып килгән фермерлык юнәлешендәге авыр проблемалар бер сюжетка берләштерелеп, очерк геройларының характерын тулысынча ача. Укучыны кызыксындырып үз эченә алып керә, әсир итә. Әсәрне чын әсәр иткән төп әдәби герой булып Вахит образы тасвирлана. Күренеп тора, язучы үз героена тирән ихтирам белән карый. Төп образны ачуда әдәби алымнар оста кулланыла. Мәктәп елларыннан тасвирланган төп геройның язмышы укучының күз алдында ачыла. Ягъни, без төп герой Вахитның спорт сөюче үсмердән тормыш сынауларын җиңә-җиңә, авырлыкларда чыныгып, ил турында, җир турында кайгыртучы, ил табыны сыйлы булсын өчен төннәр буе уйланучы көчле, олпат ир булып җитешүен күрәбез. Аның барлык киртәләрне җиңеп, районда гына түгел, ә республика күләмендә билгеле булган фермер хуҗалыгы оештыруы, хуҗалыкның алыштыргысыз җитәкчесе булып җитешүе бездә, ягъни укучыларда тирән тәэссорат калдыра. Әсәрдә төп образны ачуда катнашкан ярдәмче образларның характер сыйфатлары да өзек-төртек итеп түгел, ә шул чорның тормыш вакыйгалары белән тыгыз үрелеп, тулы әдәби образлар итеп бирелә. Вахитның әтисе Сәйфи абзый, әнисе Әкълимә шундыйлардан.
Әсәрдәге вакыйгаларны, геройларны тормышчан итеп, төрле сәнгатьчә алымнар белән баетып сурәтләү дә язучының отышлы алымы булып тора. Урындагы колхоз рәисе Мөнир Хәбибович, Вахитның хатыны Җәүһәрия, абыйсы Вәли, кияве Мансур, аларның хатыннары Сания, Миләүшә, күршеләре Басыйр, Вәсилә – җитәрлек дәрәҗәдә ачылган образлар. Кыскасы, авторның бай әдәби сурәтләү алымнарын кулланып иҗат итүе әсәрне югары дәрәҗәгә күтәрә. Язучы тарафыннан геройларның психологик кичерешләрен, уй-фикерләрен яшәү рәвешен табигать күренешләре белән (әйтик, яңгыр, корылык, кырау төшү) бәйле рәвештә ачу да, укучыны ышандыра торган отышлы алым буларак кулланылган.
“Фермер” әсәренең темасы бик актуаль. Чөнки тоташ Русия күләмендә башланган туксанынчы еллардагы тәртипсезлек, хаос, бернинди кануннарга да сыймаган кыргый алыпсатарлык беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тармагына кагылды. Кайбер өлкәләрдә мондый тәртипсезлекләргә ачыктан-ачык юл куелды. Әмма безнең республикада ил язмышы, җир язмышы һәрчак үзәктә булды. Республика Башлыгы булсынмы, район хуҗасымы, колхоз рәисеме – беркем тарафыннан да җиргә булган хуҗаларча караш югалмады. Күмәк хуҗалыклар белән янәшә, менә шушы әсәрнең төп герое Вахит Сәйфи улы кебек туган илне, туган җирне җандай күреп яраткан эшлекле шәхесләребез оештырган хуҗалыклар билгели дә инде республикабызның аграр куәтен!
Автор Гөлфинә Сәлимова үз әсәрендә теманы тулысынча ача алган һәм мавыктыргыч итеп сурәтләүгә ирешкән. Киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагын тирәнтен яктыртып язылган шушындый әсәрләр күбрәк булса иде. Чөнки ил язмышы, җир язмышы кебек тема беркайчан да искерми, ә һәрвакыт актуаль булып кала.
Мөнәвис Низаметдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Илеш районы.