+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 декабрь 2023, 07:15

Һәр портретында - кеше язмышы

Кичә Дим бистәсендә рәссам Рива Галләмованың портретлар күргәзмәсе ачылды.

Һәр портретында - кеше язмышыҺәр портретында - кеше язмышы
Һәр портретында - кеше язмышы


Күргәзмәне ачу тантанасында рәссамның туганнары, якыннары иҗатташ дуслары катнашты. Шулай ук Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы, "Рәйхан" клубы әгьзалары да килгән иде.

Бу Рива Галләмованың беренче генә күргәзмәсе түгел. Күптән түгел Уфада “Русия Рәссамнар берлеге” Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Кече күргәзмәләр залында Рәйсә Якупова белән берлектә күргәзмәсе оештырылып, уфалыларда һәм аның кунакларында зур кызыксыну уяткан иде.

– Мин портретлар ясарга яратам. Каршыма килеп утырган кешенең эчке халәтен тоеп алып, аның белән әңгәмә корам. Шулай сөйләшә-сөйләшә эш башлагач, кеше ачылып китә. Ул берничә минут эчендә барлык тормышын да сөйләп бирә, аһ-зары, кайгы-сагышы, шатлыклары белән дә уртаклаша. Нәкъ шушы мизгелдә кешенең характерын тоеп аласың һәм сурәт аша аны ачып бирергә тырышасың, - ди рәссам.

Чыннан да, Рива ханымның эшләренә карасаң, аларның һәркайсы "җанлы".
Күргәзмә Дим бистәсендәге 35нче китапханәдә гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк.

Фото: Рива Галләмованың шәхси архивыннан.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас