22 декабрьдә Уфада “Сугыш балалары” (истәлекләр)" спектакле күрсәтеләчәк. Тамашаны “Күңел күзе” инклюзив театры һәм “Табын” халык иҗаты коллективы тәкъдим итәчәк.
Театр постановкасы балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балалар язмышы турында сөйләячәк. Спектакль, сугышның никадәр гаделсез һәм мәрхәмәтсез була алуын күрсәтеп, тамашачыларны бу балаларның тормышына алып керә . Сугыш сынаулары белән очрашканда да алар бәхетле киләчәккә өметләрен саклап кала алган.
Режиссер-куючы - Башкортстан Республикасының халык артисты, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Илнур Локманов.
Яшь чикләве - 14+
Тамаша М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Фото М.Кәрим исемендәге Миили яшьләр театры сайтыннан.