Бу фильмга чакыру алгач, мин, әлбәттә, бик шатландым. “Нур”да булачагын белә идем. Чакырмасалар да, барырга җыенып йөри идем, чөнки татарча фильмнар – сирәк күренеш. Шунысы сөенечле: соңгы елларда татар һәм башкорт нәфис фильмнары күп төшерелә. Әле күптән түгел генә “Ядәч” фильмын зур экраннарда карадык. “Җылак”ны да, Аллаһы боерса, гыйнвар-февральдә кинотеатрларда караячакбыз.
Фильмны караганнан соң яңгыраган фикерләр буенча һәм, гади тамашачы буларак, үземнең хис-тойгыларымнан чыгып та шуны әйтә алам: аны һәммәбез карарга тиеш! Монда бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы аша режиссер бик күп проблемаларны күтәрә. Шуларның иң мөһиме – тел, милләт язмышы. Төп герой үзенең теле, милләте өчен көенә, аның күңеле “елый”, ул башкаларны да татарның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.
Башта ук аталышына тукталасым килә. Әзһәр Шакировка актёрлык профессиясендә еш кына нәкъ елак, туры юлдан тайпылган геройларны уйнау насыйп булган. Сәхнәдә бер тапкыр гына булса да спектакльдә уйнаган һәркем ризалашыр: рольгә керү өчен ниләр генә эшләмисең, нәрсәләр генә кичермисең... Тамашачы таккан кушаматы да “Җылак” икән. Икен-чедән, язылышына игътибар итми мөмкин түгел: дөресе елак булса да, төп герой “Әйдә, үзебезчә калсын инде”, дип әйткәч, режиссер каршы килмәгән.
Фильмның төп герое – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исе-мендәге дәүләт бүләге иясе, Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Әзһәр Шакиров. Тумышы белән ул Татарстан-ның Азнакай районыннан. 1940 елда дөньяга килгән малайның балачагы һәм үсмер еллары гади булмый. Кечкенәдән Казан университетына укырга керү теләге белән яна. Һәм бер чемодан белән Казанга килә. Ләкин язмыш кушуы буенча ул Мәскәү-дәге М. Щепкин исемендәге югары театр училищесы студенты булып китә. 1961 елда аны тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры труппасына эшкә алына. Менә инде 60 ел Әзһәр Шакировның иҗаты шушы театр белән бәйле.
Алмаз Нургалиевның фильмы да безне беренче минутлардан ук Әзһәрнең балачагына алып керә. Совет чорында паспорт алу авырлыклары, Казанга кадәр җиңел булмаган юл, театр карьерасы артистның холкын чыныктыра. Фильмда хисләргә бирелерлек урыннар да бик күп. Алар, башлыча, аеруча җылылык һәм ягымлылык белән искә алган әти-әнисе белән бәйле.
Әзһәр Шакиров гомере буе һәм бүген дә үз эшендә кайный һәм туган теле, Ватаны өчен борчыла. “Күңел елый, без бик аз калдык”, — ди ул, татар халкының һәрбер алдагы буыны үз телендә аз сөйләшүенә яисә бөтенләй сөйләшмәвенә ачынып.
Фильм шәхес турында булса да, аңа ниндидер мәгънә салынырга, аның тәрбияви ягы да булырга тиеш, дип исәпли режиссер. Һәм ул моңа, һичшиксез, ирешкән, дип кыю әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта адәм баласын тәрбияләүдә иң мөһим чараларның берсе – үрнәк яисә гыйбрәт алу. Автор да, шәхес турында фильм төшереп, күренекле актерның бала вакытлары, тормыш юлы, авырлыклар аша үзенә юл яруын тасвирлап, аны әлеге яшьләр, балалар, бүгенге буын өчен зур үрнәк итеп күрсәтә. Гомумән, гади авыл баласы турындагы фильм сиздерми генә зур проблемаларга да алып кереп китә. Барысы да ничектер табигый, бер-берсе белән үрелеп бара.
Татар хатын-кызларының образы шулкадәр йомшак итеп сурәтләнгән. Колхоз рәисе дә, беренче карашка бик кырыс күренергә теләсә дә, күңеле белән йомшак кеше, яшьләр өчен аның да йөрәге көя, ләкин шул чордагы таләпләргә каршы бара алмый. Шулай да, егеттә өмет чаткылары, белем алуга зур теләк күреп, паспорт алырга рөхсәтен бирә. Әйткәндәй, залда утыручы өлкән яшьтәгеләр билгеләвенчә, аларның күбесенә шундый хәлләр аша үтәргә туры килгән. Шу-ңа аларның күңеленә төп герой кичергән барлык авырлыклар, хис-тойгылар яхшы таныш.
Фильмны караганнан соң режиссер белән ачыктан-ачык сөйләшү, фикер алышу узды, рәх-мәт сүзләре яңгырады һәм, әлбәттә, сораулар да бик күп булды. Режиссер билгеләвенчә, халыкка, кинотеатрларга җибәргәнче бу фильмны тәкъдир итүне ул анда уйнаган актерларның туган якларыннан башларга карар иткән. Башкортстанда да аны зурлап тәкъдим итү юктан гына түгел – урта яшьтәге Әзһәр ролен зур осталык белән “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов гәүдәләндергән. Шул ук вакытта төп герой театр актеры булгач, аны профессиональ театрларда күрсәтү теләге туа. Сыйфаты ягыннан аны кинотеатрларда күрсәтү, әлбәттә, яхшырак, ләкин рухы, энергетикасы – театрныкы, дип билгеләде ул, театр артисты хакындагы фильмның нәкъ театрда күрсәтелүенең олы әһә-миятен билгеләп. Һәм бу уңай-дан аны күрсәтергә мөмкинлек биргән “Нур” театры җитәкчелегенә, актерларга, тамашачыларны җыюда ярдәм күрсәтүчеләргә һәм тамашачыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Мондый фильмны төшерү идеясе каян барлыкка килгән соң? Алмаз Нургалиев әйтүенчә, этәргечне аңа “Ак чәчәкләр” фильмы биргән. Әлеге фильм-ның режиссеры һәм операторы буларак, Әзһәр Шакиров белән алар шунда танышкан.
— 80 яшьлек юбилеенда булып, 28 минутлык монолог сөйләвенә хәйран калдым һәм “Әзһәр абый, бу бит бер документаль фильм өчен әзер текст!” — дидем.
Актерларны сайлауга да режиссер бик җитди караган. Үзе әйтүенчә, образларга нинди холык хас, ул шундыйларны эзли. Күбесе — үзешчән театрлардан. Мәсәлән, Әзһәрнең үсмер чагын гәүдәләндерүче гади авыл малае булырга тиеш. Нәҗибә ролен дә 11нче сыйныфны тәмамлаган кыз башкара. Урта яшьтәге Әзһәрне, ягъни Айнур Баяновны, ул Казанга гастрольләр белән килгән акт спектакльдә күреп кала һәм хәтер сандыгына салып куя.
Милләтне шәхесләр тәрбияли дигән фикер белән дә килешми мөмкин түгел. Айнур Баянов билгеләвенчә, безнең республикада да оста режиссерлар һәм бөек шәхесләр бик күп. “Нур” театрын гына алсак та, Сәвия апа Сираеваның тормыш һәм иҗат юлын бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Мөхтәрәм шәхесләребезгә үзләре исән чакта ук хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Алмаз Нургалиевның изге башлангычына кушылып, эстафетаны безгә дә дәвам итәргә кирәк”, — диде ул.
Фикер алышуда катнашучыларның һәммәсе “Җылак”ны районнарга таратырга, авыл тамашачысына, аеруча балаларга күрсәтергә кирәк, дигән теләк-тәкъдимнәр яңгыратты. “Җылак” республикабыз тамашачылар-ның да күңеленә хуш килер, елатмас, әмма уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.