

Республиканың яшь, талантлы игезәк җырчылары, Илеш районыннан Айдар һәм Алмаз Юнысовларга "Башкортстанның атказанган артисты" исеме тапшырылды.
Заманында "Кызыл таң" коллективы белән авылларга чыгып, концертлар да куеп йөрде алар. Бүген дә гәзитнең тугры дуслары Юнысовлар.
Шундый югары бүләк алулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Бергә булыйк, дусларыбыз!