

Җырчыга «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бүләкне ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан кабул итеп алган.
«Олы рәхмәтләрем яраткан республикам җитәкчеләренә, Мәдәният министрлыгына, Башкорт дәүләт филармониясенә һәм, әлбәттә, яраткан тамашачыма», – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Чын күңелдән котлыйбыз!