+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 Декабря 2023, 11:40

Яңа ел - могҗизалар чоры

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды.

Яңа ел - могҗизалар чорыЯңа ел - могҗизалар чоры
Яңа ел - могҗизалар чоры


"Нур" театры һәм “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте”нең Уфа шәһәрендәге урындагы төбәк бүлекчәсе оештырган балалар өчен шатлыклы тәэсирләр һәм бәйрәм кәефе тудыруга юнәлтелгән әлеге чараны үткәрү тәкъдимен Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте, “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк филиалы, беренче Уфа Җәмигъ мәчете һәм башкалар хуплады.
Бәйрәм фойеда әкияти интерактивтан башланды. Балалар өчен кызыклы уеннар, конкурслар, шулай ук, театр артистлары чыгышлары һәм, әлбәттә, бүләкләр әзерләнде. Аннан соң яшь тамашачылар әти-әниләре белән бергә театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин куелышында Артем Малаховның "Онытылган төшләр" әкияте премьерасын карадылар. Болар барысы да балалар өчен гаҗәеп тылсым һәм шатлык атмосферасы тудырды.
Ата-аналар фикеренчә, мондый чаралар балаларның ялын төрләндерергә генә түгел, ә аларның иҗади сәләтен, социаль адаптациясен һәм рухи үсешен формалаштырырга ярдәм итә, театр сәнгатенең һәм мәдәни чараларның мөһимлеген күрсәтә. Бу хакта "Нур" театры хезмәткәрләре хәбәр итә.

Фото: Эдуард Зарипов


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас