+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радик Юлъякшин тагын үпкәләгән

Җырчы Яңа ел кичендә Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты.

Радик Юлъякшин тагын үпкәләгән
Радик Юлъякшин тагын үпкәләгән
Ул Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләренә үпкә белдереп, сторислар куйган. Сәбәбе – аның Яңа ел турындагы яңа җырын ротациягә алырга теләмәүләре.

«Яңа ел» җырымның Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләрендә яңгыравын бик теләгән идем. Кызганыч, «Татар Радиосы» да, «Бим Радио» да трекны ротациягә алмады. Аның каравы, «Россия 1» телеканалына Андрей Малахов алды. Андрей, рәхмәт! Татарстан һәм Башкортстан халкына да рәхмәт", – дип язган җырчы.

Элвин Грейны Яңа ел кичендә Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты. Ул анда Эльбрус Джанмирзоев белән «Налево» җырын башкарды, «Яңа ел» турында да җырлап күрсәтте. Маладис түгелмени ә?

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: