TERRA ZIMA – традицион бәйрәм чаралары фестивале, ул Уфада декабрь ахырында-гыйнвар башында уза. Фестивальдә күңелле милли уеннар, йолалар күренешләре белән “Кышкы сабантуй”, чаналар парады, карнавал һәм традицион концертлар уза.
Быел фестиваль 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр узды. Дүрт көн эчендә бәйрәмгә 30 меңгә якын уфалы һәм башкала кунаклары килде.
- Чараның форматы һәм концепциясе төбәкнең туристлык потенциалын ачарга мөмкинлек бирә һәм кунакларыбызны Башкортстан мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыра, — диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Бу Яңа ел төнен халык 90нчы еллар йолдызлары - Татьяна Овсиенко, «Павильон» төркеме, «Бишбармак» оркестры, Алтынай Вәлитова, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, «Ант» төркеме, Рөстәм Шаһбалов һәм Darman Project компаниясендә каршы алды.
Икенче көнне карнавал кысаларында Уфа урамнарына сөйләшә һәм бии торган тере чыршы, индеецлар, витязьлар, мультфильм геройлары һәм хәтта Чыңгызханның оныгы чыкты. "Кәрвансарай" яныннан Совет мәйданына кадәр костюмнарда 60тан артык катнашучы узды.
Карсылулар парадында Башкортстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 500дән артык Кар кызы Уфа урамнарын бизәде. Костюмнарны бәяләгәндә жюри композициянең бөтенлеген, кул эшләре техникасын һәм авторның оригиналь ниятен исәпкә алды.
Фото: ravitelstvorb.ru