+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 гыйнвар 2024, 14:03

Яугирләр әкият укый

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты балаларга Яңа елга искиткеч бүләк әзерләде. "Башкорт халык әкиятләре" аудиопроекты кысаларында Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары алгы сызыкта "Йомгак" (Клубок) әкиятен яздырган. Кайда тыңлап була?

Фото: башинформ.рфФото: башинформ.рф
Фото:Фото: башинформ.рф

Балалар әкиятне чын геройлар тавышы белән тыңларга мөмкинлек алдылар. Бүген безнең сугышчылар - балачакта явызлыкны җиңү турында, иптәшлек һәм үзара ярдәмләшү, Ватан алдындагы бурыч турында әкиятләр укыган сугышчылар, хәзер үз Ватанын саклый, алгы сызыкта көрәшә.

Видео:Фото: башинформ.рф

Сугышчылардан тыш, "Китап" балалар аудиопроектында танылган шәхесләр - Вадим Самойлов («Агата Кристи» төркеме), Сергей Приказчиков (PIZZA төркеме), безнең йолдызлар - Рәсүл Карабулатов, Флүрә Мурзина, Zainetdin катнашты.

Әкиятләрне санлы мәйданчыкларда бушлай тыңлап була: "Китап" сайты, Яндекс Музыка, ВК-музыка, МТС музыка, iTunes һ.б.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас