+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

300 меңлек айфоның бер читтә торсын

Ришат Төхвәтуллин хатынын туган көнендә нәрсә белән шаккатырган?

300 меңлек айфоның бер читтә торсын
300 меңлек айфоның бер читтә торсын
Җырчы Алия Карачуринаның туган көненә тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллин 301 розадан торган искиткеч букет бүләк иткән. 

- Менә дуслар, эт күңеле – бер сөяк, – дип көлә Ришат, хатынын видеога төшереп. – Айфоннар кирәкми, 300 меңгә айфон алып, җүләрләнмә. Менә сезгә: 3 меңгә 301 роза бүләк итәсез дә, хатыныгыз шуны истә тотып, сезнең турыда айлар-еллар буе сөйләячәк, – дип, шаяртып, башкаларга киңәш биргән җырчы.
 
Алиядән дә бәхетле кеше юк инде бу вакытта. Үзе дә шушы розалар кебек кып-кызыл булып, чәчәкләрен вазага тутыру белән мәшгуль. Котлыйбыз, чибәркәй!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: