+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 гыйнвар 2024, 05:15

Давыллардан алган көчем барда, башым имим әле авырлыкка...

Билгеле шагыйрә Кәүсәрия Шафикованың тууына 75 ел.  

Давыллардан алган көчем барда, башым имим әле авырлыкка...Давыллардан алган көчем барда, башым имим әле авырлыкка...
Давыллардан алган көчем барда, башым имим әле авырлыкка...

Кәүсәрия Фидаи кызы Шафикова 1949 елның 3 гыйнварында Яңавыл районы­ның Исәнбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшь ярымлык чагында полиомиелит белән авырый башлый.


Кәүсәрия мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтәләр. Шигъриятнең нәрсә икәнен ул Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләр”е китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып языша башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда “Коммунизм таңы” дигән район гәзитендә басылып чыга.


Шагыйрәнең әсәрләре Башкортстанның, Татарстанның күп гәзит-журналларында дөнья күрде, сүзләренә композиторлар тарафыннан көйләр язылды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге һәм Гали Чокрый исемендәге премияләр лауреаты. 1998 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Кәүсәрия Шафикова 2017 елның 4 маенда вафат булды.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас