+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 гыйнвар 2024, 05:10

Иҗаты күңел кояшын балкыта

Билгеле шагыйрә Гөлназ Котыевага — 50 яшь.  

Иҗаты күңел кояшын балкытаИҗаты күңел кояшын балкыта
Иҗаты күңел кояшын балкыта

Гөлназ Котыева 1974 елның 1 гыйнварында Әбҗәлил районының Ишкол авылында туган. Әтисе Мират – алдынгы комбайнчы, әнисе мәктәптә лаборант булып эшли. Урта мәктәпне тәмамлагач, БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының башкорт-урыс бүлегендә укый. 1996 елдан Башкортстан “Китап” нәшриятының нәфис һәм
балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли.


1999 елда Гөлназ Котыева Сибай төбәк язучылар оешмасына әдәби консультант булып эшкә күчә. 2000 елдан оешманың җитәкчесе итеп сайлана. Яшь иҗатчылар белән эшләү, аларны оешма янында җыю, әдәби чаралар үткәрү аның оста оештыручы талантын да ача.

2002 елда Уфага, “Агыйҙел” журналына өлкән мөхәррир булып эшкә күчә. Аннары шул ук журналда җаваплы секретарь булып эшли. 2012 елда журналистика өлкә­сендә ТЮРКСОЙ Халыкара журналистлар премиясе лауреаты була. Башкорт фольклоры буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 2013 ел ахырында “Башкортостан кызы” журналына баш мөхәррир итеп тәгаенләнә.


Гөлназ Котыева – җиде ши­гырьләр китабы авторы, Башкорт­станның Язучылар берлеге әгъ­засы. Беренче китабы – “Чәчәк булып атыйм” — “Ак каурый” дип исем­ләнгән яшь шагыйрьләрнең гомум җыентыгында дөнья күрә. Икенчесе – “Ай капкасы” 1997 елда басыла. Ә “Сагынырмын яңгыр җилен” 2001 елда нәшер ителә. 2007 елда шагыйрә “Күңел төн­боегы” исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен Шәех-задә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә лаек булды. “Кырык чырагым” исемле китабы 2013 елда дөнья күрсә, “Кот тамгасы” 2020 елда чыкты, 2024 елда аның “Җәйгор җәй” дип аталган җыентыгы басылачак.
Гөлназ Котыева чәчмә әсәрләр өлкәсендә дә каләмен сынап карый, гәзит-журналларда аның хикәяләре басыла. Тәрҗемә өл-кәсендә дә уңышлы эшли. Публицистикада да актив ул. Урыс телендә – “В судьбе моей – “Башкортостан кызы”, “Пусть засияет душа!”, башкорт телендә “Балкысын күңел кояшы!” китаплары шуңа ачык мисал. Журналистикадагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек булды.


Башкорт фольклоры буенча кандидатлык диссертациясе яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә иреш­кән Гөлназ Котыева республикада үткән күп кенә фольклор бәй­рәмнәренең, билгеле җырчы­ларның концерт програм­ма­ларының сценарий авторы да. Композиторлар аның шигырь­ләренә көйләр иҗат итә: “Кичер”, “Кыпчак кызлары”, “Уятыр моңым булып кил!”, “Башкортстан” җыр­лары халык арасында киң популярлык яулады.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас