+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 гыйнвар 2024, 04:35

“Әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе китермәде безгә кызыллык”

Күренекле якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллинга – 65 яшь.

“Әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе китермәде безгә кызыллык”“Әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе китермәде безгә кызыллык”
“Әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе китермәде безгә кызыллык”



Бәрәкәтле Илеш туфрагында туып, үз халкына фидакарь хезмәт итүче якташларым бихисап. Шулар арасында Миңнуллиннар гаиләсе аерым урын алып тора, минемчә. Ялгызы биш баласын тәрбияләп үстергән Гөлҗәүһәр апа балаларының тормышында зур роль уйный. Ул балаларын бик яхшы белә һәм аларга тормышта үз юлын табарга, сайларга ярдәм итә.
Сүзебез Миңнуллиннарның төпчеге – 1959 елның 4 гыйнварында дөньяга аваз салган Ким Мөгаллим улы хакында. Бүген ул тормыш сәхифәләрендә язылган кайбер битләргә күз салып, гәзит укучыларыбызга гомер йомгагын “сүтә”.

– Әнкәегез Гөлҗәүһәр апа бик иртә тол калып, биш баласын ялгыз тәрбия­ләп үстергән. Шулай булуга карамастан, бишегезгә дә, бу тормышта югалып калмыйча, югары үрләр яуларга насыйп була. Мин моны “Миңнуллиннар феномены” дип атар идем. Бу фе­номен­ның асылы нәрсәдә икән?
– Әнкәебезнең әтисе алдынгы карашлы, курку белмәс кеше булган. Ул унсигез яшендә үзе теләп беренче Бөтендөнья сугышына китә, разведкада хезмәт итә. Сугыштан аягын югалтып кайта, өйләнә. Матур гына яшәгәндә хатыны вафат була. Ятим калган ике кызының зурысы, алты яшьлек әнкәебез була. Күпмедер вакыт узгач, картәти кабаттан өйләнә, аларның уртак ике баласы дөньяга килә. Бу утызынчы еллар уртасы – илебездә катлаулы, авыр чор. Башка сәбәпләре дә бул­гандыр инде, картәти ике кызын Уфадагы балалар йортына урнаштыра. Аның эзләнүләре, яңалыкка омтылышы, тормыш агышын аңлый белүе менә шундый стандарт булмаган юлны сайларга мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм. Әнкәебез 1941 елга кадәр балалар йортында тәр­бия­лә­нә. Максатлар куеп яшәү, яңалыкка омтылу, гомумән, совет идеологиясе белән сугарылган тәрбия аның күңелендә яшәде һәм ул балаларына да шушындый тәрбия бирергә омтылды. Әнкәебезнең холкы, дөньяга булган карашы да үзен­чәлекле булды. Ятимлек аркасында балалар йортына килеп эләксә дә, ул елларны бары тик яхшы яктан гына хәтерли иде. Төрле бәйрәмнәр үткәрелгәне, язучылар, артистлар белән очрашулар оештырылганы хакында безгә кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли иде. Балачакта әнкәй белән сөйләшүләр, фикер алышулар, күрәсең, безнең холык­ның формалашуына дә тәэсир иткәндер. Аннары, нәселебез тарихында да укуга, яңарышка омтылучылар булып торган. Димәк, “Миңнуллиннар феномены”ның, шулай бәяләргә яраса, асылы тәрбиягә, нәсел җепләренә барып тоташа.
– Миңнуллиннар гаиләсендә исем­нәр дә үзгә: Роберт, Фән, Рим, Люция, Ким. Бу да әнкәегезнең алдынгы карашлы булуыннан киләме?
– Әйткәндәй, Татарстанның Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Башкортстанның – Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко районнарында шушындый үзенчәлекле исемнәр еш очрый. Бәлки, бу без туган чор белән бәйледер? Менә шушы зур гына бер төбәктә башкалардан аерылып торырдай исемнәр кушылган кешеләр яши. Моны фәнни яктан да өйрәнергә кирәк дип саныйм. Ә инде шәхсән безнең гаиләдә туган балаларның исемнәре үзгә булуы – әнкәйнең шәһәрдә тәрбияләнүе, бик күп шәхесләрне күреп белүе һәм үз чоры өчен алдынгы карашлы булуына бәйле дип уйлыйм.
– Әткәйсез балачагыгызда иң үзәккә үткәне нәрсә булды?
– Әткәйсезлекнең алай үзәккә үткән чаклары булды, дип әйтә алмыйм. Шулай да... Туган авылымда башлангыч сыйныфлар гына укытыла иде. Дүртенче сыйныфка күрше авыл мәктәбенә йөреп укырга тиеш идем. Әмма әнкәй мине Югары Яркәйдәге интернат-мәктәпкә урнаштыру юлларын эзли башлады, чөнки күрше авыл мәктәбеннән соң урта белем алыр өчен, барыбер шул район үзәгендәге мәктәпкә барырга кирәк иде. Шулай итеп, әлеге белем учагында мин берен­челәрдән булып башлангыч сыйныфтан соң килеп укыган бала булдым. Менә шунда укыганда күп­медер күңел төшенкелеге белән яшәлгән-дер. Мәктәптәге укытучылар, интернаттагы тәрбиячеләр тарафыннан тиешле игътибар, җылырак, үзгәрәк мөнәсәбәт җитеп бетмәгәндер. Нәтиҗәдә, укуга битарафлык артты һәм мин бу мәктәптән китәргә кирәклеген аңладым.
– Казанга, Роберт абыегыз янына кил­гәч, авиация заводы каршындагы өченче һөнәрчелек училищесына укыр­га кергән­сез. Моның сәбәбе нәрсәдә булды?
– Югары Яркәйдә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әнкәй мине Салават шә­һәрендәге педагогия училищесына укырга кереп карарга өндәде. Мин исә күнеп, имтиханнар тапшырырга киттем. Тик математика фәненнән имтиханны бирә алмадым һәм кире авылга кайтып киттем. Әнкәй белән сөйләшкәч, ул миңа Казанга, Роберт абый янына барырга тәкъдим итте. Ул вакытта абый укуын тәмамлап, “Яшь ленинчы” гәзитендә эшли башлаган иде. Казанга барып, мәктәпкә укырга керүне дөрес дип тапмадык. Шулай итеп, һөнәрчелек училищесына укырга керергә булдым, чөнки училищедан соң һөнәр дә аласың, урта белемле дә буласың. Мин ул уку йортында, икенче сулышым ачылып, бик теләп, рәхәт итеп укыдым.
– Сезнеңчә, кешегә тирә-як мохит тәэсир итәме?
– Мин һөнәрчелек училищесында укыган чагымда еш кына Роберт абыйның гаиләсе янына барып йөрдем. Күптән түгел генә эш башлаган яшь гаиләгә танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар яшәгән йорттан фатир бирелгән иде. Нинди дә булса бер җиргә еш барганда телисең­ме-юкмы анда яшәгән кешеләр белән күрешәсең, әкренләп аралаша башлыйсың, шул мохиткә күчәсең. Роберт абый үзе һәм ул аралашкан кешеләр тәэсирендә мин Казан дәүләт университетына укырга кердем дә инде. Ә инде Роберт абый мине һәрвакыт тыңлый белде, кирәк чакта киңәшләрен дә бирде. Без аның белән төрле темаларга фикердәш тә булдык. Роберт абый белән бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшәдек.
– Сез – галим, җитәкче, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, җәмәгать эшлеклесе, моңа өстәп гаилә башлыгы, ике ул әтисе, оныкларыгызның ярат­кан картәтисе. Күп вакыт, белем, тәҗ­рибә таләп иткән берсеннән-берсе җаваплы эшләргә ничек өлгерәсез?
– Бүген без катлаулы һәм югары тиз­лектәге мәгълүмати чорда яшибез. Иңем-дәге вазыйфаларны тиешле дәрәҗәдә башкарыр өчен янымда мине аңлаган команда, фикердәшләр, ярдәмчеләр бар. Күпмедер җаваплылык гаиләм әгъзала­рына да төшә. Шулай ук дистә еллар дә-вамында тупланган тәҗрибәм, потенциал, белемем ярдәмгә килә.
– Вазыйфа биләгән кешегә һәр очракта да гадел булып калу мөмкинме?
– Халыкта шундый әйтем бар: “Бер нәрсә эшләмәгән кешенең генә гаебе дә, ялгышлыклары да булмый”. Тормышта гаделлек белән гаделсезлек тә янәшә йөри бит. Кеше тормышында яхшы гамәл­ләр кылырга омтылырга тиеш. Тик, яхшылык эшләп тә, үзеңә кире яктан кайткан чаклар да була. Эшләгән эшләрең кү­ңелеңә ятса, шул гаделлек була, минемчә, чөнки гаделлекне дә һәркем үзенчә аңлый.
– Дөреслекне, гаделлекне яклап, нинди адымнарга бара аласыз?
– Роберт абый әнкәебез тәрбиясен бер шигырендә “Кызыл тәрбия” дип атый. Аңа әнкәебез, совет чоры, идеологиясе, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә нигезләнгән гаделлек тә керә. Миндә дә шул “кызыл тәрбия” бар. Шәхсән үзем өчен гаделлекне яклап йөрү гадәтем булмаса да, коллектив, анда эшләгән кешеләр өчен йөз ертып, киртәләрне үтеп, гаделлек яуларга туры килгәне булды. Төрле җыелыш­ларда, утырышларда, җитәкчелектә гаделлекне яклап сүз, үз фикерләремне әйтү гадәтем бар. Бу – минем яшәү рәвешем, дөньяга карашым.
– Сез “Татар шигъриятендә җыр жанры” дип аталган кандидатлык диссертациясен яклагансыз. Бераздан “Сүз сәнгате буларак җыр” дип аталган хезмәт белән филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек бул­гансыз. Иң яраткан җырыгыз?
– Җыр – минем тормышта зур урын алып торган үзенчәлекле, кешелек белән янәшә барган мәңгелек сәнгать. Әйе, кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклаганда җыр юнәлешендә эшләдем. Бу сиксәненче-туксанынчы еллар иде. Концертларда авторлар, башкаручылар, җырлар хакында мәгълүмат җыяр өчен дәфтәргә язып бара, сәгатьләр буена радиодан тапшырылган концертларны тың­лый идем. Туксанынчы елларда “Татарстан” радиосында берничә ел сәнгать советында әгъза булдым. Анда атаклы, бөек сәнгать, әдәбият әһелләре белән аралашып, җыр сәнгате турында эзлекле, төпле фикерләр ишетеп, зур бер мәктәп уздым. 2000 еллар башына кадәрге матбугат, радио, телевидение фондларында сакланган өч меңнән артык татар профессионал җырының картотекасын тупладым. Аннан соң дөньялар белән бергә җыр сәнгате, җырчылар, авторлар үзгәрде – җыр сәнгате бөтенләй башка төс алды, шуңа күрә минем дә җыр сәнгатенә карашым үзгәрә барды һәм мин ул юнә­лештән бераз читләштем.
Минем күңелдә җыр һәрвакыт яши. Бигрәк тә классик композиторларыбыз, халык җырларын үз итәм. Аерым бер җырны гына яратам дип әйтә алмыйм.
– 2019 елда гәзитебездә дөнья күргән “Агадыр да сагынадыр Сөн сөекле сеңлесен” дигән мәкаләдә бертуганыгыз Люция апа болай дигән иде: “Безнең өйдә һәрвакыт гармун, баян булды. Гаилә мәҗлесләрендә туганнарым чиратлашып гармун тарта...” Кулыгызга гармуныгызны еш аласызмы?
– Чынлап та, мин үз-үземне белгәннән бирле йортыбызда гармун тавышы тынмады. Мин дә абыемнар үрнәгендә гармунда уйнарга өйрәндем. Инде үзаллы тормыш коргач та, һәркайсыбызның гаи-ләсендә гармун булды һәм бар.
Роберт абый якты дөньядан киткәч, ике еллап гармунны кулга ала алмадым. Аның белән соңгы Яңа елны каршы алганда (вафат булырына өч айга якын гына вакыт калган булган) гармун уйнаганы күз алдыннан китмәде.
Бик еш булмаса да, күңел халәтем ту­ры килгәндә гармунымны кулга алам. Хатыным Зөләйха, балалар, оныклар күңе­ленә уйнавым хуш килә кебек.
– Һәрвакыт терәк булыр, иң куяр кешегез бармы?
– Терәк булыр, иң куяр кешеләр турында сөйләшү бик үзенчәлекле мәсьәлә икән дип уйланганым бар. Ни дисәң дә, кешенең тормыш юлы төрле этаплардан тора: балачак, мәктәп, югары уку йортын­да белем алу, гаилә кору еллары һәм башкалар. Менә шушы һәр чорда кеше янында дус, иң куярдай кешеләр була һәм аларның бик азы гына азакка кадәр синең яныңда кала. Шәхсән үземнең озак еллар буена якыннан аралашкан, хөрмәт иткән, фикердәш дус-ишләрем бар. Шулай да, һәрвакыт ныклы терәк, таяныч булган, аңлаган, санлаган, иң куяр кешеләрем – ул гаиләм, якыннарым, туганнарым.
– Ким абый, вакытыгыз тыгыз булса да, сорауларыбызга ихлас җавап бир­гәнегез өчен рәхмәт! Сезгә алдагы тормышыгызга ният иткән уй-теләклә­ре­гезне чынга ашырыр өчен ныклы сәла­мәтлек һәм бәхетле озын гомер телибез!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

Роберт Миңнуллин

“Кызыл” тәрбия

Әнкәй безне бик тә кызык итеп –

Үтә “кызыл” итеп үстерде.

Әнкәебезнең педагогикасы

Күпләр өчен инде искерде.

 

Артык инанды ул идеалга

Һәм ышанды китап сүзенә.

Шуның аркасында гомер буе

Тик кыенга килде үзенә.

 

Шул “кызыл”лык аркасында мин дә

Бу дөньяда күпме кыйналдым.

Ярый әле күңелемдә һаман

Әнкәй биргән максат-иманым!

 

Тик тормышның аның үз кануны –

Кулга бирде башка дәреслек.

Кемгә кирәк артык намуслылык,

Кемгә хаҗәт артык дөреслек?

 

Кайберәүләр көлде генә миннән –

Мин табынып йөргән хаклыктан.

Аларның үз хакыйкате икән –

Мин аңладым аны актыктан.

 

Уйлап тапкан алар үзләренә

Махсус намус, махсус гаделлек.

Шуңа күрә сәер тоелгандыр

Минем хаклык, минем гадилек.

 

Мин башкача була алмам инде,

Бу тәрбиям – гомер озынлык.

...Ә Әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе

 Китермәде безгә кызыллык.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас