Татар һәм башкорт сәнгатен баетучы Сәвия Сираева – гомер буе “Кызыл таң” гәзитен үз эшендә дәреслек урынына тоткан кеше. Татарча сүзләрнең дөрес әйтелеш-язылышын өйрәнсенме, радиотапшыруларда гәзиттәге кызыклы-гыйбрәтле мәкаләләрне укысынмы, башкасы булсынмы… Унбиш яшеннән зур сәхнәгә менгән кыз 75 ел сәнгатькә хезмәт итә. Шуның 45 елы башкорт сәнгатенә багышланса, 30 елы Уфа “Нур” татар театры белән бәйле. Ике халык – татар-башкорт язмышын бердәй якын кабул итүче, ике телдә саф-чиста сөйләшүче Сәвия Сираева “Беребез өчен беребез кирәк” дип авыз тутырып әйтә һәм аны үзенең эшләре, омтылышлары белән исбатлый.
– Хатын-кыз һәм театр. Театр һәм гаилә. Тормышыгызда бу төшенчәләр ничек үрелде? Үзен сәнгатькә багышлаган хатын-кыз нәрсәләрдән ваз кичәргә мәҗбүр? Гаиләдә дә, сәхнәдә дә бер-берсенә комачауламый яшәү, эшләү өчен хатын-кызга ниләр кирәк?
– Мин үзем, хатын-кызны сәхнә өчен яратылган, дип уйлыйм. Театр белән хатын-кыз арасында каршылык булырга тиеш түгел. Хатын-кыз – матурлык, нәфислек чыганагы, нечкә хисле. Сәхнә таләп иткән беренче сыйфатлар бу. Хатын-кыз тормышта ук актриса ул. Гаиләдә дә, ир белән, бала-чага белән мөнәсәбәттә ул төрле образларга керә. Бу һөнәр хатын-кыз өчен якын. Тормышта көрчеккә килеп терәлгән вакытлар күп була. Шуны чынбарлыкта хәл итә алмаска мөмкинсең. Ә сәхнәдә образ аша бу хәл-вакыйгаларның очына чыгып, рәхәтлек кичерәсең. Һәм тамашачыларга шул образ аша алар үз тормышларында булган киртәләрне алып ташлый алсын, булдырмасын дигән теләк җиткерәсең. Үзең дә үрнәк, гыйбрәт аласың. Шушы ягын яратам мин һөнәремнең.
Театр һәм гаилә. Алар икесе, әлбәттә, тартышалар. Сәхнә туксан процент вакытны ала. Сәхнәгә гомерен багышлаган хатын-кыз өчен ире – иң беренче таянычы. Әгәр ул сине, эшеңнең үзенчәлеген аңласа, үзен җир кендеге итеп санамаса, гаилә тормышы ныклы була. Икесе дә сәнгатьтә, театрда эшләүче парлар бар бит. Алар бер-берсенә терәк булып, ярдәм итешеп эшли. Ә мин киресенә юлыктым. Шулай да үземне бәхетле кеше дип саныйм. Ходай Тәгалә, күрсәтим әле моңа, дигәндер: нәфрәт тә булды миндә, мәхәббәт тә килде. Балалар, киленнәр, оныклар бәхетен күрәм. Эшемдә бәхетлемен. Иң мөһиме – тамашачыларым белән бәхетлемен.
Бар шундый артистлар: указлы югары-югары исемнәре була торып, төп рольләрдә, премьера спектакльләрендә генә уйнап та тамашачы аларны кабул итми. Аеруча халык белән якыннан аралашканда тоела бу. Киләсең шулай теге “исемле” артист яисә артистка белән урам буйлап. Ул синнән бер башка югары тота үзен. Шунда тамашачылар аны түгел, сине уратып ала. Ә теге “исемле” артистлар читтә кала. Аңа дистанцияле сәлам генә җибәрелә, анысы эләксә әле... Алар үзләре дә тоя бу салкынлыкны. Миңа калса, әллә нинди исемнәргә караганда, халык мәхәббәтен, тануын тоюдан да бәхетле минутлар юк. Күп рәхмәт ишетеп йөрим мин халыктан. Хәзер авыз тутырып мактана алам. Ә рольләрне сайлап, төп героиняларны гына уйнамадым бит мин. Хәзер курыкмый әйтәм: сайланганнан, зур вазыйфалы кешеләрнең хатыннарыннан, сөяркәләреннән калган рольләрне уйнадым. Бу роль ошамый, моны уйнамыйм, дип көязләнергә мөмкинлегем юк иде. Менә дигән рольләрне юкка чыгарган, образ тудырып түгел, изеп-таптап кына чыккан актрисаларны күреп үртәлгән, әрнегән чаклар күп булды.
Мәхәббәт тә килде миңа, дидем. Икенче ирем минем эшемне аңлап, барлык яклап та ярдәм итте. Театрдан кәефсез кайтуымны ишектән керүгә сизә. Шуннан: “Әйдәгез, балалар, әниегезгә комачауламыйк әле”, – дип, аларны берәр шөгыль белән мавыктырыр иде. Соклангыч кешегә тап булдым шулай. Көнләп, һәр адымыңны бизмәнгә салса, ул кеше белән театр актрисасы булып булмый. Җаныңның һәр борылышын аңларга тиеш синең якын кешең. Ә инде ирең, балаларың син уйнаган спектакльне карап, синең уңышларыңа шатланып утырсалар, сине халык яратуын күрсәләр, бу аларны горурландыра һәм гаиләгә синең вакыт бүлә алмавыңны кичерәләр.
Сәхнә йота бит ул. Завод эшчесе, сменасы беткәч, станогын сүндерә дә кайтып китә. Ә безнең роль кайда да үзебез белән йөри. Аш пешергәндә дә син – образда, кер юганда да – рольдә. Кая инде ул балаларга, иргә игътибар! Ә аның каравы, бераз гына буш вакытың булса, пешерү-төшерү ягыннан да, көйләү-чөйләү ягыннан да барлык иркә-назны биреп калырга тырышабыз. Хатын-кызның тормышта да актриса икәнлеген исбатлыйбыз.
– Ана белән бала, кыз белән егет, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен чагылдырган төрле типтагы образлар иҗат иттегез. Андагы кичерешләр шулкадәр ихлас, самими һәм ышандыргыч, шуңа да Сезнең геройлар тамашачыга нык тәэсир итә. Әйтерсең лә бу геройлар язмышы түгел, ә үзегезнең баштан кичкән. Шундый ышандыргыч образлар ничек туа?
– Бераз җавап та бирдем инде бу сорауларга. Үзебез яшибез бит шул геройлар рәвешендә. Үзебезнең баштан кичмәгәнне янәшәбездәгеләр язмышыннан алабыз. Тормыш – театр. Барысы да бар анда. Шуңа да бит драматургларның әсәрләрен халыкчан, дип бәялиләр. Алар җирдән аерылмаска, кешеләр тормышыннан читләшмәскә тиеш.
Минем балаларым – малайлар. Шуңа күрә кыз белән ана мөнәсәбәтләрен миңа сәхнәдә генә уйнарга туры килде. Ә алар иң якын кешеләр булырга тиеш. Бербөтен хәтта. Сердәшләр. Ир бала белән ана арасы бераз ераграк, корырак була. Мин – тормышта каенана. Шуңа да сәхнәдәге каенана образларым бик самими, ихлас килеп чыгадыр. Тамашачылар шулай ди. Гомумән, мин образларымны тормыш белән бәйләргә тырышам.
Безнең тамашачыга комедия, көлкеле образлар ошый төшә. Мин алар рәхәтләнеп көлсен өчен уйнаган рольләремә кызыклы хәрәкәтләр, мимика өстәп җибәрәм. Кайбер андый кыланмышларны урамнан, халыктан алам. Шулай берчак иртән-иртүк базарга бардым. Әле базар буш. Музыка уйный. Шунда аягында көчкә басып торучы (кичәгедән айнымаганмы, бүген өлгергәнме?) бер хатын музыка ритмына селкенгәләгәндәй итә. Авып китә яза... Бу минем күңелгә нык кереп калды. Бер җилбәзәк хатынны уйнаганда кулландым мин моны. Халык егылып көлде.
Комик роль халыкка ошаса, мин үзем драматик рольдә канәгатьлек алам. “Бичура” спектаклендәге трагик образны бик яратып тудырдым.
– Билгеле шәхесләр хакында халыкның күбрәк беләсе килә. Иҗаты, спектакльдәге роле генә канәгатьләндерми тамашачыны. Шуңа да төрле имеш-мимешләр, гайбәтләр уйлап табалар, аннары шуңа үзләре дә ышаналар. Сезнең андый сөйләүләргә карашыгыз нинди? Гомумән, кирәкме тамашачыга Сезнең хактагы бөтен дөреслек? Әллә Сезне алиһә, фәрештә итеп күрүләре яклымы?
– Артистлар аз гына яшерен булырга тиеш. Бөтен дөньясын шәрран ярып салырга тиеш түгел. Серле булып калсалар, аларны тамашачы ныграк яратадыр сыман, минемчә. Безнең мөселман хатын-кызларының холык-фигыленә салынган бит бу серлелек. Үзеңне яраттырасың килсә, әледән-әле яңа матур сыйфатларың белән ачыл.
Артист халкы үзенә карата һәрчак игътибарлы булуны ярата. Әлбәттә, уңай бәя күбрәк ишетәсе килә. Ә соңгы вакытта, бу яшьләрнең тәрбиясеннән киләдерме, үзләре хакында нинди хәбәр булуына карамастан, шуны хуплыйлар. Үзләре турында гайбәт сөйләүләренә күз йомып карыйлар. Кайберләре хәтта үзе уйлап чыгарып гайбәт яздыра. Мин боларга каршы. Мин үзем ачык күңеллемен. Эчемдәге тышымда булды. Бу сыйфатым күп очракта комачаулады да. Ә шулай да артистларның серле булып калуы яклымын.
– Сез ике телдә дә – татарча да, башкортча да иркен, матур сөйләшүче артист. Хәзер сәхнәгә килгән артистларның күбесе чиста сөйләшми. Гомумән, артист һөнәрен сайлаучы яшьләргә нинди киңәш-тәкъдимнәрегез бар?
– Мин башкортмын. Ләкин татар халкын да, татар телен дә бик яратам. Тәмле телле, кунакчыл халык. Татар кешесенең минем йөземә кара якканы юк әле.
Ике телдә генә түгел, артист халкы, гомумән, нинди телдә дә сүзләрне, авазларны дөрес әйтергә тиеш. Мин “Нур”га күчеп, беренче тапкыр Казан шәһәренә гастрольгә баргач, андагы дусларым, Камал артистлары башкорт актрисасының татар театрында уйнавына бик гаҗәпләнгән иде. Хәтта сүз көрәштергәннәр: башкортча сөйләшеп китәр, дип. Мин үз-үземә бик таләпчән идем. “Кызыл таң” гәзитен укып, андагы саф татар сүзләрен күңелгә беркетеп, үз сөйләмемне нык контрольгә алган идем. Инде спектакль бетте генә дигәндә соңгы җөмләмдә могҗиза сүзен башкортча “ж” белән әйтеп куйганмын. Теге сүз көрәштерүчеләргә шәп “азык” булган бу. Безнең яшьләр үзләре сөйләгәнне үзләре ишетми бит хәзер. Бик ямьсезли артист халкын матур, тәмле итеп сөйләшә белмәү. Аннары, микрофон артистлары белән сәхнә тулды бит хәзер. Озакка бармас, дигән идек тә бу күренешне... Микрофон тотып кына артист булып булса икән! Кырыклап кына кеше утырган залга да микрофонсыз сөйли алмыйлар бит.
Яшьләргә теләк-киңәшем шул: театр артисты һөнәренә бик җитди карасыннар иде. Пьеса авторы язган сүзләрне генә сөйләү түгел бит ул образ тудыру. Сүзләргә дөрес басым ясамау, интонациянең аксавы – әсәрнең эчтәлегенә, образның үзенчәлекле сыйфатларына үтеп кермәгәннән ул. Яшьләребез репетициядә, сәхнәдә генә татарча сөйләшә бит хәзер. Башка урында үзара урысчага күчәләр.
– Сәвия апа, күңелегезне әрнеткән хис-тойгылар, борчылуларны кая түгәсез, кем белән уртаклашасыз? Үкенечләр булдымы? Сез уйныйсы килгән рольләр күп калдымы? Тышкы һәм эчке матурлык нәрсә ул?
– Үкенеч дип әйтимме… Үпкәм бар. Үземә. Яшьлектә килми бит ул “бу егет мине шулкадәр ярата” дип, аның кичерешләрен жәлләп кенә кияүгә чыгарга ярамый дигән фикер. Ашыгып кияүгә чыгуыма үкенәм. Инде картаеп беткән әти-әнинең 12нче баласы – төпчеге булганмын мин. Олы яшьтәге әнием “вакытында башлы-күзле булса ярар иде” дип теләгәндер, мөгаен. Туасы балаларымның кодрәте җиңгәндер. Аларның тәүфыйклы булып үсүенә бик шатмын. Бәхетле булырмын дип чыктым. Ә шулай да яшьләргә бераз акны-караны аермыйча кияүгә чыгарга ашыкмаска киңәш итәм.
Ә инде эшкә килгәндә... Бер кеше гомере кадәр вакыт сәхнәдә эшләп, “минем теге рольне уйныйсым килә”, дип әйтә алмадым. “Бу рольне уйнамыйм”, дип әйтергә хакым да, батырчылыгым да булмады. Күз явын алырлык төс-кыяфәтем булмавы да комачаулагандыр. Тик матурлыкны акларлык образ тудыра белергә дә кирәк бит әле. Бар шундый чибәрләр: ул күз, ул авыз, ул каш-керфек, сылу гәүдә, зифа буй... Чыга менә шундый артист сәхнәгә. Тамашачының аның матурлыгына исе китә. Шуннан аның матурлыгы онытыла, тамашачы алдында образ йөри башлый. Ә образ коры, теге кышкы матурлык кебек салкын. Барып җитми образ тамашачыга. Тышкы матурлык коткара алмый, чөнки эчке матурлык юк. Матурлыгын аклый алырлык образ тудыра алмаганнар өчен йөрәк әрни. Шулай итеп, сүз генә сөйләп, искиткеч рольләрне, бәрәңге бакчасын таптап чыккан кебек, изеп, таптап чыга теге матур артист. Матурлыкта гына булса икән хикмәт!
Күңелемне түгәр кешем юк. Ирем үлгәннән соң бик ялгыз сизәм үземне. Эшем коткара. Бер генә минут та эшсез утырмыйм. Мине өйдә тотуы авыр. Һәрчак хәрәкәттәмен.
Рәхмәт коллективыма. Пенсия яшендә дип тормадылар, эш белән тәэмин иттеләр. Бик хөрмәт итәләр. Тик мин, хөрмәт итәләр дип, дүрт почмакка сикермим. Чамамны белеп кенә, кирәклегемне тоеп кына йөрим. Рәхмәт, коллективта олыларны хөрмәтли, алар фикерен тыңлый беләләр. Роль бүлгәндә дә фикеремне сорыйлар. Кирәк түгеллегемне сизсәм, ертышып йөри торган кеше түгелмен. Аннары, сәхнә бит, ни дисәң дә, матурлыкны ярата, ә минем яшьтәге кешенең үз матурлыгы булса да, сәхнә өчен түгел инде ул. Кеше куркытырлык кыяфәттә сәхнәгә чыгу килешми, әлбәттә. Әгәр роль шундыйны сорамаса...
– Башкортстанда сәнгатькә булган мөнәсәбәт Сезне канәгатьләндерәме? Гомумән, күп илләрдә, чит төбәкләрдә булганда, “Ник Башкортстан белән чикләндем икән?” дигән сорау тумадымы? Башка театрда эшләп карау теләге булмадымы? Сез бит әле Татарстанның да халык артисты!
– Яшьләргә мөмкинлекләр күп хәзер. Театрлар күп. Үзеңне күрсәтә белсәң, театрлар чакырып алырга тора.
Мин бит инде болай да күп театрларда эшләдем. Сәнгать училищесын тәмамлагач, хезмәт юлымны филармониядә башладым. Аннары Салават театрына юлландым. Анда “Кара йөзләр”дә – Галимәнең әнисен, “Рәйсә”дә Гөлнисаны уйнап, үземне күрсәттем. Х. Вахитнең “Сибелә чәчем” спектаклендәге төп рольне башкарып, авторның югары бәясен алдым.
Шулай бер Уфага баруымда мәдәният министры урынбасары Зәйнәп Десяткина-Гыйләҗева: “Син ник каңгырып читтә йөрисең? Уфага кил әле, эш бар”, диде. Шул ук вакытта академтеатр директоры Нәҗип ага Асанбаевтан да чакыру килеп төште: “Труппа мөдире кирәк безгә. Иң күбе ике ел шунда эшләрсең. Аннары артистлыкка күчәрсең”, дип язган. Әлбәттә, бу эш минеке түгел. Яратмыйм кабинет эшен. Шулай да ризалаштым. Ул елларда телестудия эшли иде театрда. Телевидение өчен генә махсус спектакльләр төшерелә иде. Бик күп рольләр уйнадым мин анда. Шулай берчак чираттагы телеспектакльдән соң абруйлы гына кешеләр җитәкчелеккә: “Шундый актрисаны ничек оялмыйча кабинетта утыртасыз?” – дип әйтмәсеннәрме! Ул заманнарда театр штаты олы-олы шәхесләр, менә дигән артистлар белән тулы иде шул. Булдыксызлыгым аркасында түгел, урын булмаганлыктан рольсез йөрергә дә туры килде. Аның каравы, авырып киткән артистларны алыштырырга запас кеше мин идем. Бернинди репетициясез сәхнәгә күп чыктым. Һәм менә дигән образлар тудырдым.
Академтеатрдан соң Яшьләр театрында эшләдем әле. Шунда, “Нур”дан килеп, Байрас Ибраһимов бер спектакль куйды. Һәм мине үзенә чакырды. “Аршин мал алан”дагы Җәмилә роленә. Мин ризалаштым. Шуннан рәхәтләнеп иҗат иттем.
Башка илләргә китеп эшләп карау драма артистлары өчен чиклерәк. Үз халкың арасында танылган артист булу үзеңне күпкә бәхетлерәк итеп тоярга мөмкинлек бирә. Чөнки мин үз халкым, тамашачым белән бәхетле.
“Татарстанның халык артисты” исемен алуым да минем өчен көтелмәгәндә булды. Ул елны Казанга гастрольләр белән барган идек. Спектакльләребезгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бик яратып йөрде. Шунда ошаткандыр инде уенымны. Хушлашу кичәсендә сәхнәгә чыгардылар. Мин, алдан белмәгәч, матур костюмда да түгел идем. Бик кызык хәлгә калдым. Әмма синең хезмәтне тануларын, иҗатыңны бәяләүләрен күрү – бик рәхәт канәгатьлек. Безнең республика артистлары, чыннан да, бик күп төбәкләрдә үзләренең иҗатын күрсәтә белә. Русия күләмендә дә, чит илләрдә дә. Димәк, сәнгатькә караш, иҗатчыларны үстерү бездә яхшы куелган. “Нур” театрының бинасы кебек иҗат сарае Русиядә өчәү генә дип ишеттем. Шатланып иҗат ит кенә!
Фәния ГАБИДУЛЛИНА
әңгәмәләште.